«Башкортостан кызы» (, Башкортстан кызы) журналы — Уфа шәһәрендә хатын-кызлар һәм гаилә өчен нәшер ителүче айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис басма. Оештыручылары — БР матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, „БР «Башҡортостан ҡыҙы» журналы редакциясе” ДУП. Баш мөхәррире — 2013 елдан Гөлназ Мират кызы Кутуева, 2024 елдан Миләүшә Сайгафар кызы Каһарманова.

Тарихы 1968 елның гыйнварыннан КПСС ҮК сәркатибәте карарыКПСС ҮК сәркатибәте карары. 1967 ел, 22 март белән нәшер ителә.. 1991 елдан оештыручылары — БР Дәүләт җыелышы-Корылтай, БР хөкүмәте, басма мөхәрририяте.

Баш мөхәррирләр 1968 елдан Кәтибә Кинҗәбулатова 1975 елдан Р.С. Рөстәмова 1978 елдан Гөлфия Юнысова 1999 елдан Йомабикә Ильясова 2013 елдан Гөлназ Кутуева 2024 елдан Миләүшә КаһармановаЛәйлә Аралбаева/ Яҙыусылар союзының элекке рәйесе Башҡортостандың Әҙәбиәт музейына етәксе итеп тәғәйенләнде. Башинформ, 11.12.2024. Бурычлары Җөмһүрият хатын-кызларының дәүләт һәм җәмәгать тормышында катнашу мәсьәләләре, аларның хокукый, социаль-иктисадый, психологик проблемалары яктыртыла. Әхлак, тәрбия, мәгариф, сәламәтлек проблемалары буенча мәкаләләр бастырыла. Йорт хуҗалыгы һ. б. көнкүреш мәсьәләләре буенча киңәшләр урын ала. Хатын-кыз язучылар, шагыйрәләр иҗатына аерым игътибар бирелә.

Рубрикалар Мөхәррир сүзе Юллар чакыра Мәшһүр хатын-кызларыбыз Язмышлардан көчлерәк Рухиятта-вакыйга Аһ, бу хатын-кыз Аталы бала — аркалы Ирләрнең асыллары Авыл сулышы Эшкуар хатын-кызлар Ефәк тирмә Рухи үсеш Тәрбия сабаклары Парлы гомерләр Безнең шәҗәрә Тарихка күчкән битләр Бәхәс алмасы Милли йолаларыбыз Ни хәлдә син, олы кеше? Чит өлкәләрдә Әдибә Әдәби балкыш Кызлар моңы Балалар куандыра Аллаһы бәрәкәте Янбирде белән Янбикә Безнең журнал тышында Ходай саклар сакланганны Йолдызлы яңалыклар Безгә килгән хатлардан Сихәт Камиллеккә омтылыш Кулыңнан куан Безнең бәйгеләр Шәп бакчачы бәйгесеСәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин Искәрмәләр

Сылтамалар Журнал турында «Башкорт белешмәлеге»ндә Журналның рәсми сайты

Төркем:Башкорт телендә чыгучы журналлар Төркем:Башкортстан журналлары Төркем:Уфа матбугаты