Тукмөхәммәт Садыйков (Тукмөхәммәт Сәлмән улы Садыйков, ) — тарихчы галим, тарих фәннәре докторы (1984), профессор (1985), Казакъстан милли фәннәр академиясе вице-президенты, ССРБ педагогика фәннәре академиясе академигы (1989), Казакъстанның атказанган фән эшлеклесе (1991). Абай исемендәге Алматы дәүләт университеты ректоры (1987-2008).

Тәрҗемәи хәле 1938 елның 26 сентябрендә Алтай крае Парфёнов районы Верхняя Речка авылында туган. С.М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университетын (хәзерге Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университеты) (1964), әлеге югары уку йортының аспирантурасын (1973) тәмамлаган. Тарих фәннәре кандидатлыгына (1973), докторлыгына (1983) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы 1964 Алматы төзелеш техникумы укытучысы. 1986-1987 Казакъстан ССР югары мәгариф министры урынбасары. 1987-2008 Абай исемендәге Алматы дәүләт университеты ректоры. 2008 «Нур-Отан» сәяси фиркасенең Алматы шәһәр комитеты рәисе урынбасары

Уңышлары 9 чит ил университетының шәрәфле профессоры (Дунай университеты, Бокани университеты, Эразмус университеты, Пекин, Сеул, Яннам, Сувон (Көньяк Корея), Истанбул, Кентукки (АКШ) һ.б. университетлар). 2007 Абай исемендәге Алматы дәүләт университеты «сыйфат өлкәсендәге югары нәтиҗәләре өчен» Казакъстан президентының «Алтын сапа» (Алтын сыйфат) премиясенә, «Европа сыйфаты» һәм «Берләшкән Европа» (Бөекбритания) премияләренә лаек була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Парасат» ордены. II дәрәҗә «Барыс» ордены.

Сылтамалар Билгеле галим, җәмәгать эшлеклесе Тукмөхәммәт Садыйков вафат булды

Искәрмәләр

Төркем:Казакъ дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Ректорлар Төркем:Казакъстанның атказанган фән эшлеклеләре