«Тамаша» — Уфада 1995 елдан нәшер ителүче театр, музыка, халык иҗаты, сынлы сәнгать, кино, TV турында иҗтимагый–нәфис һәм публицистик журнал. Ике айга бер саны дөнья күрә. Баш мөхәррире – Илшат Булат улы Зарипов.
Тарихы
1995 елда нәфис-публицистик әлманах булып дөнья күрәБашкорт Википедиясе мәгълүматы, 1999 елдан журнал буларак нәшер ителәБР хөкүмәте карары № 81 13.03.1999. Әүвәлге елда 10 басма табак күләмендә 3 айга бер саны әзерләнгән. Ун ел буе даими урыны булмый, 8 мәртәбә адрес алмаштыра Бельские просторы, 2004, № 11Республика Башкортостан, № 6, 13.01.2005.
Баш мөхәррирләр Беренче баш мөхәррире – Наил Гаетбаев. 2010-2013 Фәнил Кодакаев. Сөләймән Җангали улы Латыйпов (2013—2020) Илшат Булат улы Зарипов (2020 елдан) Оештыручылары Башкортстан хөкүмәте карамагындагы БР матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә, БР «Тамаша» журналы мөхәрририяте казна оешмасы.
Бурычлары Мәдәният - сәнгатьне үстерүгә ярдәм итү, Башкортстанның рухи тормышы турында тулырак мәгълүмат тарату, җөмһүрият ватандашларының милли-мәдәни сорауларын тулырак канәгатьләндерү Журналны нигезләү турында карарда
Контент-юнәлеше «Тамаша» журналы БР мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, БР халык ижаты үзәге, сәнгать, мәдәният өлкәсенә караган оешмалар белән тыгыз бәйләнештә эшли.
Сәхифәләре
Баш мөхәррир сүзе Иҗтимагый-сәяси темага мәкалә Мәдәният тарихы Күренекле шәхес хәтирәләре Архив материалы, элекке фотолар Драматургның яңа әсәре Яңа сценарий Сәнгать әһеле белән әңгәмә Аналитик мәкалә Артист тормышыннан мәзәк хәлләр
Рәссамның иҗат портреты Картинадан репродукция Ижат темасына диспут-бәхәс Драматургия, актерлык һәм режиссерлык осталыгы Иҗади лаборатория Мәдәният көндәлеге Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Мәдәният хезмәткәрләренең эш тәжрибәсе Популяр җыр (клавиры белән) Бәйгеләр («Гөрлә, мәктәбем», «Сүнмәсен авыл мәдәнияте»Башинформ сайтында һ.б.)
Сылтамалар «Тамаша» журналына 15 ел Нәҗип Асанбаев: «Тамаша»га рәхмәт
Искәрмәләр
Төркем:Башкорт телендә чыгучы журналлар Төркем:Башкортстан журналлары Төркем:Уфа матбугаты