Яңа Нәдер яки Нәдер — Татарстан Республикасының Әлмәт районындагы торак пункт. Географиясе Яңа Нәдер Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 235 чакрым, ә район үзәге Әлмәттән көньяк-көнчыгышка таба 11 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Сыйфатлама Нәдердә яшәүчеләр саны елдан-ел арта бара. 2000 елда авылда 1085 кеше гомер кичергән, бүгенге көндә анда 1377 кеше яши. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2011 елда авылда 19 бала туган, ә бакыйлыкка 20 кеше күчкән. Торак пунктта рәсмиләштерелгән 466 йорт исәпләнә. Авылда тормыш итү өчен барлык шартлар тудырылган. Урта мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, почта, Мәдәният йорты, китапханә, "Зәй" хуҗалыгыннан тыш өч фермер хуҗалыгы, бер гаилә кәҗә фермасы уңышлы гына эшләп килә. Халыкка 4 азык-төлек кибете, кече пекарня, пилорама хезмәт күрсәтә. Авыл уртасында урнашкан мәчет тирә-юньгә иман нуры сибеп тора һәм башкалар. Нәдердә авыл Советы 1918 елда ук оештырыла.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1506 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 91,24%, урыслар — 4,25%, башка халыклар — 4,45%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,07%.

Климат

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1925-04-15 Илбарис Надыйров Казан (Идел буе) федераль университеты фольклорчы Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2009-08-20 Казан 1939-01-14 Гаяз Сәхәпов Казан милли тикшеренү технология университетыРоссия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ТатнефтьТүбәнкаманефтехим 1946-10-19 Ринат Галиев Казан дәүләт медицина университеты хирургуролог Казан дәүләт медицина академиясе 2019-01-14 Казан 1974-05-04 Марсель Шәйдуллин Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Бай тарихлы Нәдер Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.