«Гаилә Учагы» () — Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә 2006 елның гыйнварыннан нәшер ителүче күп тиражлы төсле шәхси журнал.
Гамәлгә куючы һәм нәшер итүче — Ранис Рәхимҗан улы Газизов (1959―2020), 2020 елның 2 ноябреннән соң гамәлгә куючы һәм нәшире, баш мөхәррир ― Нурания Харис кызы Газизева.
Тарих Гаммәви багланышлар һәм мәдәният мирасын саклауда канунлылыкны тәэмин итү күзәтчелеге буенча үзәк хезмәтендә 2005 елның 26 декабрендә теркәлгән. Беренче саны 2006 елның гыйнварында дөнья күрә. Айга бер тапкыр, А4 форматында, 64 биттә, төсле итеп, «Раннур» нәшриятында бастырыла. Матбага адресы: Казан, Ямашев ур., 37.
Сәхифәләре
Гаилә Бергә үсәбез Дин Мәхәббәт Язмышлар Тормыш үзе өйрәтә Серле дөнья
Сәламәтлек Шәхси эш Яшьлек Сердәшем Йорт-җир Матурлык Беләсезме
Аш-су Балаларга Гыйбрәт Хатын-кызларга Дүрт тәгәрмәч Табигать Мәзәкләр
Тираж
2015, июль ― 4 080. 2024, гыйнвар ― 1 180.
Контент-юнәлеше «Гаилә Учагы» мәгълүмат бирү һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Гаилә журналы.
Искәрмәләр
Сылтамалар Басма турында Рressa.ru сайтында Басма турында ТР милли китапханәсе сайтында
Төркем:Татарча журналлар Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Татар матбугаты Төркем:Татарстан матбугаты Төркем:Шәхси басмалар Төркем:Шәхси журналлар