Казан яһүд җәмгыяте () — Татарстан Республикасы башкаласы Казанда яшәүче яһүдиләрнең Казан шәһәрендә (Профсоюзлар урамы, 15 йортта) урнашкан иҗтимагый оешмасы, Казан яһүд җәмгыятенең () идарә-офисы, федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты, бер үк вакытта Хабад-Любавич синагогасы, хорал синагога.

Тарих

Казан шәһәрендә яһүдиләр, Россия императорының яһүдиләрне рекрут хезмәтенә ала башлау турындагы 1827 елгы 26 август указы чыккач, төпләнә башлый XIX гасыр ахырына кадәр яһүдиләрнең Казанда рәсми теркәлгән җәмгыятьләре булмый. 1897 елның 18 мартында аларга гыйбадәтханә ачарга рөхсәт ителә. 1897 елның 24 мартында Казан шәһәрендә яһүд диненең ХVIII гасырның II яртысында Шнеур Залман нигез салган любавич хасидләре (любавичский хасидизм) дигән үзгә агымы тарафдарлары рәсми дини берләшмә теркәтүгә ирешә. Әлеге агымның башында Хабад Шнеерсон тора. Синагога шуның исеме белән аталганhttp://www.regnum.ru/news/society/1962577.html Регнум мәгълүмат агентлыгы. Җәмгыять оешкан елларда дини йолалар үтәү өчен шәхси йортлар (1867-1875 елларда сәүдәгәрләр Ульянов һәм Заусайлов йортлары) файдаланыла. 1913-1914 елларда 80 000 сумга төшереп гыйбадәтханә (синагога) төзелә. Казан губерна идарәсе хакимиятенең аяк чалуы аркасында, гыйбадәтханә рәсми рәвештә 1915 елның 12 мартында гына ачылаwikimapia.org сатында. 1919 елның 3 апрелендә синагога ябыла.

1962 елга кадәр шәһәрдә миньяннарга җыелырга рөхсәт ителә. Яһүди зияраты эшли. Озак еллар синагога бинасында Казан шәһәренең Укытучылар йорты урнаша. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеда үзгәртеп кору сәясәте башлангач, 1988 елда яһүдиләрнең милли яңарышын кайгыртучы инициатив төркем (Соломон Зельдович, Ефим Бернадский, Лера Гестрина, Илья Мазо, Илья Шалман, Яков Ковтун, Елизавета Галибова, Семен Перель, Александр Раппопорт, Леонид Сонц) барлыкка килә. 1989 елда әлеге төркем Бөтенроссия мәдәният фондының Татарстан бүлеге каршында Казан яһүд мәдәнияте клубы (1993 елдан Казан «Менора» мәдәният үзәге) булып ачыла. Ул медицина хезмәткәрләре йортында (Маяковский урамы, 18) урнаша. 1990 елның мартында Казанда яһүд дини җәмгыяте рәсми теркәлү уза, яһүд диндарлары гыйбадәтханәне кайтарып бирүне сорый Каваказ турында мәгълүмат ресурсы 1996 елның декабренда озак ремонттан соң синагога ачыла. 1997 елның ноябренда синагоганы яһүд җәмгыятенә кайтару турында указга кул куела. Синагога раввины — Ицхак Горелик.

Юбилей 2015 елның 4 сентябрендә Казан синагогасының бер гасырлык юбилее зурлап билгеләп узыла. Татарстан хөкүмәте бинаны яңартып коруга 30 млн сум бүлеп биргән, тагын 30 млн сум халыктан кергәнТатарстан халыклары ассамблеясы порталында. Тантанада Татарстан президенты в.в.б. Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Мәтшин, Россиянең баш раввины Берл Лазар, Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе президенты Александр Борода һ. б. катнашаРәсми Татарстан порталында.

Бина

Бина Казанның Кече Проломная урамында 1913 елның мартында төзелә башлый. Гыйбадәтханә янәшәдәге йортлардан тышкы кыяфәте белән аерылып тормаска тиеш була: гөмбәзләр кую, эмблема, символлар кую тыела. 1915 елның 12 мартында ачыла Лехаим журналы сайтында.

Бинада урнашкан Яһүд җәмәгать-иганәчелек «Хэсэд Моше» үзәге Россия яһүд конгрессының Татарстан төбәк бүлеге Казан яһүд дини җәмгыяте (ФЕОР) Казан яһүд җәмгыяте (КЕРООР) Якшәмбе мәктәбе Россиядәге Сохнут яһүд агентлыгының филиалыwikimapia.org/ сайтында

Казанда яһүдләр саны 1861 184 1865 300 1889 1 972 1892 2 500 1897 1 467 (шәһәр халкының 1 %) 1914 1 609Казан яһүди иҗтимагый үзәге мәгълүматы 1926 4 156 (шәһәр халкының 2,3%) 1970 8 000 2015 Казанда 7 000 (Татарстанда 11 000) Искәрмәләр

Сылтамалар Казан яһүд иҗтимагый үзәге

Моны да карагыз Синагога юбилееннан фотолар

Төркем:Казан гыйбадәтханәләре Төркем:Россия синагогалары