Әсгать Сәфәров, Әсгать (Әсхәт) Әхмәт (Әхмәтгали) улы Сәфәров (Асгат Ахметгалиевич Сафаров; 1961 елның 20 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Яңа Шимбер) — Татарстан Республикасы Президенты администрациясе (2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе) җитәкчесе, «Татмедиа» ААҖ директорлар шурасы рәисе. Генерал-лейтенант. Нәсел-нәсәбе Таҗетдин Ялчыголга бәйлеКитапта: Чырагы нур сибә бүген дә, 90-биттә .

Тәрҗемәи хәле 1961 елның 20 октябренда ТАССР Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туган. Әтисе Әхмәтгали Сәфәргали улы Сәфәров (1912-1978) Әтнә районыннан, әнисе Нәкыя Мөхәммәтфатыйх кызы Сарман районы Карашай Саклау авылыннан. «Хокукчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1984), РФ ФКХ (ФСБ) ның академиясен (1999) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1984 — 1987 — Казанның Совет районы эчке эшләр бүлегендә тикшерүче, өлкән тикшерүче. 1987 — 1991 — ТАССР министрлар шурасында өлкән референт, инструктор, бүлек башлыгы. 1991 — 1992 — ТР президенты ярдәмчесе. 1992 — 1995 — ТР ЭЭМ каршындагы милициянең махсус хезмәте идарәсе җитәкчесе. 1995 — 1998 — ТР президенты иминлек сагы хезмәте башлыгы — ТР президенты ярдәмчесе. 1998 — 2012 — ТР буенча эчке эшләр министры. 2012 — 2013 — ТР премьер-министры урынбасары. 2013 елның августыннан — Татарстан Республикасы Президенты администрациясе (2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе)Миңнеханов Президент Администрациясенең атамасын үзгәртү турындагы карарны имзалады. Татар-информ, 4.02.2023 җитәкчесе. 2013 елның октябреннан — «Татмедиа» ААҖ директорлар шурасы рәисе. 2026 елның гыйнварыннан ― Татарстан Дәүләт Советында ТР Рәисенең Тулы вәкаләтле вәкиле (Александр Терентьев урынына)Әсгать Сәфәров Татарстан Дәүләт Советында ТР Рәисенең Тулы вәкаләтле вәкиле була. Татар-информ, 22.01.2026.

Иҗтимагый эшчәнлеге 2024 елдан ― Татарстанда «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесеӘсгать Сәфәров Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге рәисе итеп сайланды. Татар-информ, 9.02.2024 Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия ЭЭМ шәрәфле хезмәткәре. ТР ЭЭМ атказанган хезмәткәре (2001). «Хезмәттәге казанышлар өчен» медале (2001). II дәрәҗә изге кенәз Даниил Мәскәүле ордены (2002). Хөрмәт ордены (РФ) (2003). «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005). Батырлык өчен медале (РФ) (2006, 2009). II дәрәҗә Әл-Фәхер Шөһрәт ордены (2007). IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009). III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2022) ― хезмәт уңышлары һәм күпьеллык хезмәт эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 02.06.2022 № 337 Официальный интернет-портал правовой информации Искәрмәләр

Әдәбият Дамир Гарифуллин. Чырагы нур сибә бүген дә. Казан: «Сүз», 2009 ISBN 978-5-98356-080-2 Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. Корни. К.: ТКН, 2023. ― Б.41―47. Сылтамалар ТР эшлекле үзәге Ә.Ә. Сәфәров «Чикләрсез татарлар» сайтында

Шулай ук карагыз

Төркем:Генераллар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Юристлар Төркем:Министрлар Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары