Булат Ширин, Була́т Шири́н яки Булат Шырын (якынча 1490-1545) — Казан ханлыгының дәүләт эшлеклесе, әмир, карачы бәк. Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт булып калуы һәм затлы нәсел аксөякләренең хакимиятен ныгыту өчен көрәшүче.
Чыгышы 1490 еллар тирәсендә туган. Чыгышы белән Ширин ыругыннан.
Тәрҗемәи хәле 1519 елның февралендә Мәскәүдә кенәз Василий III белән вафат булган Казан ханы Мөхәммәт-Әмин (1469-1518) урынына Казан тәхетенә Касыйм ханлыгы шаһзадәсе Шаһгалине (1505-1566) чакыру турындагы сөйләшүләрдә (кенәз Шаһ-Йосыф, бакши Бозек һ. б. булган илчелектә) катнаша. Шаһгали хан булганда, Булат Ширин сарайда зур урын били. 1519-1521 Казан ханлыгының тышкы элемтәләрен, чит илләр белән бәйләнешләрен үз кулында тота. 1521 елда Шаһгали тәхеттән куылгач, сарайда биләгән дәрәҗәсен югалта. 1530 елда Казанга рус гаскәре һөҗүм иткәндә шәһәрне саклауда катнаша. 1531 елда Сафагәрәй ханны (1510-1549) тәхеттән төшерүне, хан итеп Касыйм ханлыгы идарәчесе Җангалине (1516-1535) чакыруны оештыра. Җангали заманында әмир итеп билгеләнә, Казан ханлыгының рәсмиләштерелмәгән идарәчесе (Гәүһәршад белән бергә) була. Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт булып калуы һәм затлы нәсел аксөякләренең хакимиятен ныгыту өчен көрәшә. 1535 елның сентябрендә, Мәскәү йогынтысын чикләү ниятеннән, Җангалине тәхеттән төшерә, ханлыкка Сафагәрәйне чакыра. 1536-1545 Сафагәрәй җитәкләгән диванда олы карачы бәк була, ханлык түрәләре эшчәнлегенә җитәкчелек итә.
Үлеме 1545 елда Сафагәрәй ханның шәхси хакимияте көчәюдән шикләнеп, аңа каршы фетнә оештыра. Фетнә ачыла һәм анда катнашучылар җәзалап үтерелә.
Рус елъязмаларында
Лицевой елъязма тупланмасыннан:
Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Казанская история. М.-Л., 1954.
Әдәбият Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.
Сылтамалар Булат Ширин турында «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә Булат Ширин турында «Милләттәшләр» сайтында М. Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. Гл.2.
Искәрмәләр
Төркем:Казан ханлыгы Төркем:Әмирләр Төркем:Карачы бәкләр