ПЕН-клуб, , Бөтендөнья (яки Халыкара) Язучылар Берлеге — төрле әдәби жанрларда иҗат итүче һөнәри язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны берләштерүче халыкара оешма. 1921 елда Лондонда инглиз язучылары Джон Голсуорси һәм Кәтрин Эми Доусон-Скотт () тарафыннан булдырылган. 100 дән артык милли ПЕН-үзәкне (шул исәптән, Рус ПЕН-үзәген, Татар ПЕН-үзәген) берләштерә. Оешманың идарәсе Лондонда урнашкан.

Тарих

Клубның исеме ПЕН () – инглиз сүзләренең беренче хәрефләреннән җыелган акроним, аббревиатура булып тора: «Poet» (шагыйрь), «Essayist» (эссе язучы), «Novelist» (роман язучы). 1921 елның 5 маенда инглиз язучылары Джон Голсуорси һәм Кәтрин Эми Доусон-Скотт тарафыннан булдырылган. Клубның беренче җитәкчесе — Джон Голсуорси. ПЕН-клубның хәзерге рәсми исеме — Бөтендөнья (яки Халыкара) Язучылар Берлеге.

Максат Бөтен дөнья язучыларының иҗади хезмәттәшлегенә ярдәм итү. Сәнгатьле тәрҗемә итү тәҗрибәсен җәелдерү. Төрмәләргә ябылган язучыларга теләктәшлек белдерү. Авыр матди хәлдә калган язучыларга ярдәм кулы сузу. Ватаннарындагы сәяси режим тарафыннан (ПЕН-клуб әгъзалары «репрессияләр үткәрүче режим» дип тапкан илләрдә) ирекләре кысылган язучыларга булышу. Оешма уставы буенча, клуб эшчәнлегенең төп юнәлеше булып язучылар хокукларын яклау, сүз һәм шәхес иреге өчен, цензурага каршы көрәш тора.

Идарә ПЕН-клубның җитәкче органы — халыкара шура. Шурага ике ел саен яңадан сайланучы президент, генераль сәркатиб, казначы, төрле милли ПЕН-клублар арасыннан 7 әгъза керә. 2003-2009 Пен-клуб идарәсе президенты — чех язучысы Иржи Груша. 2009-2015 Канада язучысы Джон Ралстон Соуд. 2015 елдан америкалы Мексика язучысы Дженифер Клемент.

Корылыш 2010 елда ПЕН-клубта 101 илдән 144 милли ПЕН-үзәк санала. Милли үзәкләр әсәрләр иҗат ителгән тел принцибы буенча төзелә. Оешмада үзара килешенгән шарт буенча, теләсә нинди (милләтенә, диненә, теленә, расасына карамыйча) һөнәри язучы ПЕН-клубта әгъза булып тора ала. Иҗади хезмәтләрең булу һәм ПЕН-клубта ике елдан да ким булмаган вакыт аралыгында әгъза булган ике язучының булу кирәк. Клубка әгъза итеп оешманың башкарма комитеты ала.

Пен-клуб комитетлары язучылар (комитет штаб-фатиры Лондонда) Хатын-кыз язучылар (Австралиядә) Линвистика һәм тәрҗемә буенча (Өскептә) язучылар (Торонтода) Язучылар тынычлык өчен (Люблянада)

Конгресслар Ел саен ПЕН-клуб чиратлап Аурупаның, Азияның, Африканың, Американың берәр милли ПЕН-үзәге булган илендә бөтендөнья конгрессы уздыра. 2000 елда чираттагы конгресс Россиядә уза (конгресс рәисе — Нобель премиясе лауреаты (1999) Гюнтер Грасс (1927-2015). 2005 Блед (Словения) (71 нче конгресс) 2006 Берлин (72 нче конгресс) 2007 Дакар (Сенегал) (73 нче конгресс) 2008 Богота (Колумбия) (74 нче конгресс) 2009 Линц (Австрия) (75 нче конгресс) 2010 Токио (76 нчы конгресс) 2011 Белград (Сербия) (77 нче конгресс) 2012 (Көньяк Корея) (78 нче конгресс) 2013 Рейкьявик (79 нчы конгресс) 2014 Бишкәк (80 нче конгресс) 2015 Квебек (81 нче конгресс)

ПЕН-клуб президентлары Халыкара ПЕН-клуб президентлары Джон Голсуорси 1921–1932 Герберт Уэллс 1932–1935 Жюль Ромэн 1936–1939 Сугыш вакытына президент комитеты: Дени Сора, Франсуа Мориак, Торнтон Уайлдер, Ху Ши 1941–1946 Морис Метерлинк 1947–1949 Бенедетто Кроче 1949–1953 Чарлз Морган 1954–1956 Андре Шамсон 1957–1959 Альберто Моравиа 1960–1962 Виктор ван Врисланд 1963–1965 Артур Миллер 1966–1969 Пьер Эмманюэль 1970–1971Генрих Бёлль 1972–1973 Виктор Соден Притчетт 1974–1976 Марио Варгас Льоса 1977–1979Пер Вестберг 1979–1986 Фрәнсис Кинг 1986–1989 Рене Тавернье май – ноябрь 1989Пер Вестберг (в. б.) ноябрь 1989 – май 1990 Дьёрдь Конрад 1990–1993 Роналд Харвуд 1993–1997 Омеро Аридхис 1997–2003 Иржи Груша 2003–2009 Джон Ролстон Сол 2009–2015Дженифер Клемент 2015 - х.в.

Рус ПЕН-үзәге Рус ПЕН-үзәге 1989 елда Маастрихтта (Һолландия) узган конгресста ПЕН-клубка кабул ителәТатарстанда ПЕН-үзәк бар икәнне белә идегезме ? Президенты — Андрей Битов. Вице-президентлар Андрей Вознесенский, Белла Әхмәдуллина булган. Хәзерге вице-президент, генераль сәркатип — Алексей Симонов. Башкарма комитет: Юнна Мориц, Константин Кедров, Людмила Улицкая, Борис Евсеев, Игорь Иртеньев, Александр Городницкий, Евгений Бунимович, Вячеслав Пьецух. Сәркатип — Екатерина Турчанинова.

Татар ПЕН-үзәге

Татар милли ПЕН-үзәге 1996 елда Мексикада узган Бөтендөнья язучылар конгрессында халыкара ПЕН-клубка кабул ителә.

ПЕН-үзәк әгъзалары: Туфан Миңнуллин (беренче президенты), Миркасыйм Госманов, Әмирхан Еники, Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах, Рафаэль Мостафин, Ркаил Зәйдулла, Әхәт Мушинский, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Харрас Әюпов, Зиннур Мансуров, Зөлфәт Хәким һ.б. Президенты — Разил Вәлиев. Сәркатибе (башкаручы директоры) — Әхәт Мушинский Адресы: Казан, Кремль урамы, 33.

2022 елда Татар ПЕН-үзәге Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреатлыгына конкурска катнашырга рәсми чакыру алган. Элегрәк күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның кандидатурасы тәкъдим ителгән дә булган.Рузилә Мөхәммәтова. Татар язучысын Нобель премиясенә тәкъдим итүгә әзерлек бара. Татар-информ,, 26.01.2023

Моны да карагыз Халыкара язучы көне Искәрмәләр

Сылтамалар Халыкара ПЕН-клубның рәсми сайты Рус милли ПЕН-үзәге рәсми сайты

Төркем:Иҗтимагый оешмалар Төркем:ПЕН-үзәк әгъзалары Төркем:Әдәби оешмалар Төркем:Халыкара оешмалар Төркем:Халыкара мөнәсәбәтләр