Мөхәммәтҗанов — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Мөхәммәт»/«Мөхәммәтҗан» исеменнән ясалган.

Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Әкълим Мөхәммәтҗанов (1930—2004), «Татнефть» җитәкчесе (1980—1990), ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1989). Бәдретдин Мөхәммәтҗанов (Бәдрүш Мокамай) (1909—1944), шагыйрь. Леонард Мөхәммәтҗанов (1941—2019), туплы һәм чирәмдәге хоккейчы (капкачы). Мансур Мөхәммәтҗанов (1936), тарих фәннәре докторы (1980), профессор (1994). Миңлекасыйм Мөхәммәтҗанов (19—?), Дан ордены тулы кавалеры (1944, 1945, 1946). Гайнан Мөхәммәтҗанов (1940—2003), журналист. Гани Мөхәммәтҗанов (1944), генерал-майор (1989). Раушан Мөхәммәтҗанов (1991), Әлмәт татар театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2025). Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (1949), Татар опера һәм балет театры директоры (1981 елдан). Ринат Мөхәммәтҗанов (1952—2014), табиб, балалар хирургы, РФ атказанган табибы (1994). Риф Мөхәммәтҗанов (1939—1996), фольклорчы-галим. Фәннүр Мөхәммәтҗанов (1992), Камал театры актеры (2012 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2022). Шакир Мөхәммәтҗанов (1900—1972), рәссам. Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) (1924—1943), Советлар Берлеге каһарманы (1943).

Мөхәммәтҗанова Гүзәл Мөхәммәтҗанова (1938—2013), ректор, педагогика фәннәре докторы (1988), профессор (1990), РСФСР атказанган укытучысы (1987). Зифа Мөхәммәтҗанова, рәссам. Легия Мөхәммәтҗанова (1935), Казан дары заводы эшчесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). Лилия Мөхәммәтҗанова (1973), филология фәннәре докторы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты. Флёра Мөхәммәтҗанова, ТИСБИ проректоры (2014).

Төркем:Фамилияләр