Сарә Абдуллина, Сарә Нури Абдуллина (кыз фамилиясе Мәмүтказинова, , 1929 елның 18 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Алупка) — икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1981), профессор (1979), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986).

Тәрҗемәи хәле 1929 елның 18 гыйнварында Кырым АССР шәһәрендә туган. Әнисе ягыннан бабасы Гази Хәбибулла (1864—1929) — Массандраның баш виноград үстерүчесе һәм граф Воронцовның утары (Алупка шәһәрендә) идарәчесе булган.

1944 елның маенда Кырым татарлары сөргене вакытында Идел буена, Мари АССРга сөрелгән.

«Икътисад, планлаштыру, урман тауар алмашуын оештыру» белгечлеге буенча Идел буе урман техникасы институтын (Йошкар-Ола) кызыл дипломга тәмамлаган (1952).

Хезмәт юлы 1944 Мари үзәк кәгазь-катыргы комбинаты (Волжск), химик-лаборант. 1952 Волжск целлюлоза-кәгазь техникумы укытучысы. 1962 елдан Казан дәүләт финанс-икътисад институты өлкән укытучысы. 1979-2003 Казан дәүләт финанс-икътисад институты кафедра мөдире. 2003 елдан Казан дәүләт финанс-икътисад институты профессоры. 2009 елдан КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының оешма икътисады бүлеге кризиска каршы идарә һәм бәя кую эшчәнлеге кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре 6 фәннәр докторы, 30 фәннәр кандидаты әзерләгән. Сәнәгать оешмалары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы мәсьәләләре буенча 250 фәнни хезмәт язган. «Минск-22» һәм «Минск-32» ЭВМнарын сәнәгать оешмаларында куллануны кертүче. Казанның сәнәгатен үстерүнең 2005, 2010, 2050 елларга планы авторларының берсе.

Бүләкләре, мактаулы исменәре ТАССР атказанган фән эшлеклесе РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре «В.И. Ленинның тууына 100 ел» медале

Искәрмәләр

Чыганаклар «Татарский энциклопедический словарь». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. «Татарская энциклопедия». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Әдәбият Сөмбел Таишева. Нури Бурнаш алмашаты астында («Маска» Нури Бурнаша). Гаилә һәм мәктәп, 2021 ел, № 2, 4-9нчы бит.

Сылтамалар

С.Н. Абдуллина «Милләттәшләр» сайтында С. Н. Абдуллина «Мәшһүр галимнәр» сайтында КФУ сайтындагы рәсми сәхифәсе

Моны да карагыз Рубин Абдуллин (улы) Искәндәр Абдуллин (оныгы)

Төркем:Икътисад фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:ТАССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Идел буе дәүләт технология университетын тәмамлаучылар Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:Кырым татарлары Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары