Хәлимә Искәндәрова, Хәлимә Шакир кызы Искәндәрова (1940 елның 19 мае, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) — драма актеры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры артисты (1963 елдан). Татарстанның атказанган (1992) һәм халык (2020)Признание заслуг. «Республика Татарстан», 28.05.2020 артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2025)Во Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025.

Тәрҗемәи хәле

1940 елның 19 маенда Ташкәнт шәһәрендә туа. Балачагы Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә уза. Әнисе Уфа татары, әтисе Казан татары, әбисе Пенза мишәреИдел журналында. Әтисе Шакир Искәндәров Бөек Ватан сугышында катнаша, 1942 елда Смоленск өлкәсендә һәлак була. 1971 елда читтән торып Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый.

Хезмәт юлы 1958 елда, Фрунзе балалар театр студиясен тәмамлагач, Пржевальск (1992 елдан Каракол) шәһәренең рус театрында эшли башлый. 1960-1963 елларда Тула өлкә рус драма театрында, Мәскәү өлкәсе Новомосковск драма театрында эшли. 1963 елның көзеннән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры сәхнәсендә уйный. Анда беренче уйнаган роле — «Бергә – гомергә» дигән спектакльдә Миләүшә ролеСәхнәдәге чын тормыш.

Иҗаты Чит ил, рус, татар милли классикасы әсәрләрендәге характерлы рольләрне башкара. Театрда беренче көннәреннән үк Фатыйма Ильская, Габдулла Шамуков, Фирдәвес Әхтәмова, Наилә Гәрәеваның ярдәмен тоя. 1980 еллар башыннан телевизион һәм нәфис фильмнарда уйный башлый. Татарча мультфильмнарда рольләрнең тавышларын яздыраТатар телендә мультфильмнар V халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә, XXXII Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Перспективы» программасында катнашкан «Бибинур» фильмында режиссер Юрий Фетинг Эра Җиһаншина уйнарга тиешле рольне Х. Искәндәровага бирә«Вечерняя Казань», № 141 (4101), 2010.

Уйнаган рольләре Камал театрында Диләрә — «Карлыгач канат кага» Хәй Вахит Ирина — «Ата хакы — Тәңре хакы» (Чти отца своего) Виктор Лаврентьев Нинучча — «Бәйрәм кичендә» (Рождество в доме Купьелло) Эдуардо де Филиппо Ирина — «Соңгы корбан» (Последняя жертва) Александр Островский Харита Огудалова — «Бирнәсез кыз» (Бесприданница) Александр Островский Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» (Светит да не греет) Александр Островский Розина — «Фигароның өйләнүе» (Женитьба Фигаро) Пьер Бомарше Ниса — «Җүләр кыз» Лопе де Вега Лариса — «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» Аяз Гыйләҗев Элеонора — «Хатыннар гайбәте» (Бабьи сплетни) Клод Гольдони Рухсара — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Лето в городе) Анар Майшәкәр — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт Сәхилә — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт Хуҗабикә — «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт Акулина — «Өзелгән өмет» (Мещане) Максим Горький«Время и Деньги», декабрь, 2009 Өченче карчык — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Ана (Тәңкәбикә) — «Мин ана» (Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре буенча моноспектакль)Бер актердан торган спектакль

Фильмография 2015 — «Ак чәчәкләр» — Мәдинә 2014 — «Урта яшьләрдәге кыз» (Девушка средних лет) (мини-сериал) — Ксюша әбекәй 2014 — «Bolgar - UNESCO Heritage» Promotional video — Болгар ханлыгы әмиренең әнисе 2013 — «Кабан күле серләре» (Сокровища О.К.) — музей хезмәткәре 2012 — «Күк капкасы» (Небесные врата) 2011 — «Алтын шимбә» (Золотая суббота) — Әмәт хатын-кызы 2011 — «Бибинур — фильм турында фильм» (документаль) 2010 — «Бибинур» — Зәмирә түти 2010 — «Татнефть — любовь моя» 2010 — «Мадина. Испытания любви» 2009 — «Бичаракай» 2007 — «Синие бабочки» 2006 — «Зөләйха» — монастырь башлыгы 2004 — «Неотложка» (телесериал) — Хәлимә 1989 — «Подъезд төбендә» — Рәшидә Искәндәрова 1984 — «Әниләр һәм бәбиләр» — Айзара Әхәтовна Гаиләсе Ире Николай Геннадьевич Носов, IT инженеры. улы Игорь Носов (1978―2022), юрист. Искәрмәләр

Әдәбият Ильтани Илялова. Г. Камал театры актерлары (библиографик белешмәлек). Казан: ТКН, 1996 (рус телендә: 2005). ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар

Г. Камал театрының рәсми сайты Х. Искәндәрова Kino-Teatr.ru сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзалары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары