Смешариклар (, ) — Россия мультипликацион сериалы.

«Смешариклар» сериалы — Олы Дөньядан диңгез, чүл, урман һәм тау белән аерылган Смешариклар Илендә яшәүче шарсыман җан ияләренең тормыш маҗаралары хакында сөйли. Смешариклар бергәләшеп, дуслашып яшиләр, төрле көнкүреш эшләр белән шөгыльләнәләр, кайвакыт кызык яки сәер хәлләргә дә эләгәләр.

Төп сериал 450 сериядән тора, алар арасында мавыктыргыч та, җитди һәм фәлсәфи темаларны тасвирлаганнары да бар. Шунлыктан сериалны балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә карый. Серияләрнең озынлыгы тан алып ка кадәр. Кайбер серияләр 2 кисәктән торалар, «Күбәләк эффекты» — өчтән. Төп сериалга өстәмә булып «Смешариклар. Башлану» һәм берничә белем бирүче юнәлештәге серияләр бар («Пин-код», «Әлифбалар»). Мультфильм нигезендә «Шарарам» күпкулланучылы уены эшләнгәнРәсми сайт.

Мультфильм 60 илдә күрсәтелгән, 15 телгә тәрҗемә ителгән.

Төп каһарманнар Һәр смешарик шар формасында була һәм берәр җанварга охшап тора, шулай ук аның үз тормыш тарихы һәм үз холкы бар. Смешариклар арасында тискәре каһарманнар юк диярлек, булганнары да — берничә сериядә генә күренә.

Даими каһарманнар яше буенча шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә: «балалар» (Бәрәш, Нюша, Куяш, Керпе, Биби) һәм «олылар» (Карыч, Ябалак, Копатыч, Пин, Пошаш). «Балалар» нигездә уеннар һәм күңел ачу белән мәшгуль (гәрчә кирәк булганда җитди эшләрдә дә катнаша), а «олылар» — эшлиләр (Пошаш — фәнни тикшерүләр үткәрә, Пин — техника белән, Копатыч — авыл хуҗалыгы өлкәсендә). Өлкән буын шулай итеп «балалар» хакында хәстәрли, белем һәм тәрбия бирә, ә «балалар» исә олыларның абруен таный, әмма үзләрен иркен итеп тота.

Куяш (, )

Зур колаклы зәңгәрсу төстәге куян, холерик. Гел яхшы кәефтә булып йөри. Күңелле, актив һәм максатка омтылышлы, әмма шул ук вакытта сөмсез, ыгы-зыгы килүчән һәм әңгәмәдәшне бүлдерүчән. Яңа һәм гадәти булмаган әйберләргә ябышучан, тиз мавыгып китә. Маҗаларга булган тартылуы, җавапсызлыгы, алдан күрә белмәүчәнлеге һәм какшамас оптимизмы аны Керпене ияртеп төрле авантюраларга керергә этәрә. Гипноз астында оча ала («Иллюзионист» сериясе). Аның яхшы хәтере һәм «Радиоэлемтэ инженеры» («Борыңгы хәзинәләр сере» сериясе) дәрәҗәсе бар.

Керпе (, ) Куе кызыл төсле керпе, Куяшның иң яхшы дусты, флегматик. Күзлек киеп йөри. Үз дустыннан аермалы Керпе яхшы тәрбияле, акыллы һәм сакланучан. Керпе аз гына акрын, оялчан, барсы да тыныч булганны ярата. Кәнфит тышлыкларын һәм кактусларны туплый, тәртип ярата. Шулай ук бәхәсләшеп беткәннәрне килештерә белә.

Бәрәш (, ) Аксыл шәмәхә төсле бәрән. Меланхолик, шагыйрь. Тирә-яктагы кешеләрдән күп игътибар таләп итә. Еш кына башкалар өчен кайгырып тора. Лунатизм авыруы белән интегә, гәрчә йокламаган вакытта биеклектән курка. Ышандыручан, амулетларның куәтенә ышана. Йокыдан соң уяна, ә кичен төн уртасына кадәр утыра ала. Өендә даими «иҗади тәртипсезлек» күзәтелә. Серле һәм кинәт килеп чыгучы белемнәргә ия: берничә тел («Барсын оныту») һәм бәйли белү («Парлы »). «Пин-код»та фәннәргә карата тискәре фикер йөртә. Нюшага гашыйк.

Карыч (, ) Үткәне кызык булган ата карга: ул күп сәяхәт итте, циркта чыгыш ясады. Чит илдән чыгышлы, үз фамилиясе «фон Кар» була. Рәссам, музыка остасы һәм җырчы. Сангвиник. Оптимист. Карыч үз гомерендә булган хәлләр турында сөйләргә ярата. Смешариклар аны хикмәт һәм бай тормыш тәҗрибәсе өчен хөрмәт итәләр, еш кына аңа киңәш өчен мөрәҗәгать итәләр. Тормышындагы иң зур казанышы Гудини күрсәткән трюк кабатлау булды. Гипноз остасы. Аңа бөтенесе үз серләрен ышанып сөйли.

Копатыч (, ) Соры аю, барлык Смешариклар өчен җимеш һәм яшелчә үстерүче бакчачы абый. Авыр хәлләрдә барсын үз контроль астына ала, күңел ачу һәм бәйрәмнәрне сөйми, әмма бөтен спорт төрләре буенча ярсу фанат булып тора. Кышын йоклап ята, гәрчә гел алай итми. Аның әтисе бакчачылык һәм башка «тыныч» шөгыльләнүләрне «чын аю»га хас түгел дип саный. Шуңа күрә Копатыч әтисенә алар белән мавыгуы хакында белдерми.

Нюша (, ) Дуңгыз баласы, хатын-кыз затыннан, сангвиник. Гүзәл, зифа һәм мөлаем. Чибәр принцессалар турында әкиятләрне ярата. Киену модасын даими күзәтеп бара. Игътибар үзәгендә булырга ярата, кызыксынучан. Бәрәш белән катлаулы мөнәсәбәттә тора: бер яктан аның белән дуслыкта, икенче яктан — аны үз максатында куллана.

Пошаш (, ) Поши — галим, ул җитди рәвештә астрономия, биология, химия, физика белән шөгыльләнә һәм башка фәннәр белән кызыксына. Мөгезләр озынлыгы белән акыл бәйләнеше турындагы тикшерү өчен ул Нобель премиясенә лаек булды. Чынбарлыкка ышанучы. Барсын да фән күзлегеннән аңлатырга тырыша. Смешариклар арасыннан иң акыллысы, китаплар укырга ярата. Сангвиник.

Пин (, ) Ачышлар ясаучы пингвин, алман акценты белән сөйләшә. Сангвиник. Суыткычта йоклый. «Смешариклар. Башлану» фильмында музей сакчысы булган. Күп роботлар, шул исәптә Тимердән ясалган бала караучысын һәм Бибине, ясаган. Пин өендә тәртипсезлек, әмма Пин аны бетерергә тырыша. Пин хөрмәтенә «Пин-код» сериалы аталган. Аның бер аерым ангар һәм зур файдалы әйберләр чүплеге бар.

Ябалак (, ) Шәмәхә төсле ябалак. Элек ул физкультура укытучысы булып эшләгән, спорт һәм саф һава ярата. Сангвиник. Медицина белемнәре бар, Смешарикларда табибә һәм шәфкать туташы булып йөри. Барлык Смешарикларның саулыгын кайгырта, даими рәвештә сәламәт тормыш алып барырга һәм физик күнегүләр ясарга өнди. Хуҗабикә, өен тазалыкта һәм пөхтәлектә тота. Тәмле бәлешләр пешерә, зур тормыш тәҗрибәсенә ия. Йомшак күңелле, пыяла шар ярдәмендә киләчәкне юрый ала. Машина йөртә белә.

Биби (, ) Пин ясаган робот, алар аталы-уллы булып санала. Биби кешечә сөйләшә белми, сигналлар белән генә аралаша, әмма шул ук вакытта акыллы һәм укый-яза белә. Вакытның күп өлешен үз эшләре белән шөгыльләнеп галәмдә уздыра, ләкин вакыт-вакыт Смешариклар белән күрешер өчен кайта һәм Пингә фотосурәтләр белән хатлар җибәреп тора.

Серияләр исемлеге 1 сезон№Серия саныЧыгарылу елы<center>1 <center> Эскәмия <center> 2003<center>2 <center> Нюша өчен шаһзадә <center> 2003<center>3 <center> Фанерадан ясалган кояш <center> 2003<center>4 <center> Иске ел кая китә? <center> 2003<center>5 <center> Хырылдап йоклауның энергиясе <center> 2004<center>6 <center> Тимердән ясалган бала караучы <center> 2004<center>7 <center> Язмыш бүләге <center> 2004<center>8 <center> Кем беренче? <center> 2004<center>9 <center> Әдәпсез <center> 2004<center>10 <center> Онытылган вакыйга <center> 2004<center>11 <center> Рояль <center> 2004<center>12 <center> Дусларны тиз генә җыю ысулы <center> 2004<center>13 <center> Телеграф <center> 2004<center>14 <center> Тупланма <center> 2004<center>15 <center> Лили <center> 2004<center>16 <center> Кулчатырның килеп чыгышы <center> 2004<center>17 <center> Ля <center> 2004<center>18 <center> Әдәпле җәмгыятькә керү юлы <center> 2004<center>19 <center> Нюшаның туган көне <center> 2004<center>20 <center> Гольф уены <center> 2004<center>21 <center> Өнемме-төшемме <center> 2004<center>22 <center> Гасыр вакыйгасы <center> 2004<center>23 <center> Ничек йолдыз булырга <center> 2004<center>24 <center> Куянның яңа тешләре <center> 2004<center>25 <center> БалластБу сериядә атамасы күрсәтелмәгән иде. <center> 2005<center>26 <center> Яхшы ял итү сере <center> 2005<center>27 <center> Суда коенып чыгу <center> 2005<center>28 <center> Матурлык <center> 2005<center>29 <center> Соңгы салават күпере <center> 2005<center>30 <center> Зур узышларБу серия 2005 елда Халыкара «China International Cartoon and Digital Art Festival» фестиваленең бүләген алды <center> 2005<center>31 <center> Магнетизм <center> 2005<center>32 <center> Яшерен җәмәгать <center> 2005<center>33 <center> Таулар һәм кәнфит <center> 2005<center>34 <center> Бөтенесенә кирәк булган <center> 2005<center>35 <center> Акыллылык өстенлеге <center> 2005<center>36 <center> Тере сәгать <center> 2005<center>37 <center> Бу татлы «бал» сүзе <center> 2005<center>38 <center> Уйна, гармония! <center> 2005<center>39 <center> Бөти <center> 2005<center>40 <center> Нюша өчен хәвеф <center> 2005<center>41 <center> Бәләкәй зур диңгез <center> 2005<center>42 <center> «Кыш Бабай» операциясе <center> 2005<center>43 <center> Сезнең хакта йолдызларда уйлап утыралармы? <center> 2005<center>44 <center> Күңелле хәбәрләр <center> 2005<center>45 <center> Күбәләк <center> 2005<center>46 <center> Археология <center> 2005<center>47 <center> Метеорология <center> 2005<center>48 <center> Диско биючесе <center> 2005<center>49 <center> Сериал<center> 2006<center>50 <center> Озак балык тоту <center> 2006<center>51 <center> Ремонт — күмәк эш ул! <center> 2006<center>52 <center> Вәгъдә <center> 2006

2 сезон№Серия саныЧыгарылу елы<center>53 <center> Педагогия поэмасы <center> 2006<center>54 <center> Сау бул, Бәрән! <center> 2006<center>55 <center> Мисс Галәм <center> 2006<center>56 <center> −41 °C <center> 2006<center>57-58 <center> Футбол. 1-2 таймнар <center> 2006<center>59 <center> Томау<center> 2006<center>60 <center> Йокы хуҗасы <center> 2006<center>61 <center> Башта сүз булган… <center> 2006<center>62 <center> Копатычның умарталары <center> 2006<center>63 <center> Гаделлек көне <center> 2006<center>64 <center> Кордебалет <center> 2006<center>65 <center> Сәләт <center> 2006<center>66 <center> Зур байлык <center> 2006<center>67 <center> Тәрбиясез клон <center> 2006<center>68 <center> Төп инстинкт <center> 2006<center>69 <center> Май чабу бәйрәме <center> 2006<center>70 <center> Керпедзе <center> 2006<center>71 <center> Шигырь иҗат итү нинди кызык <center> 2006<center>72 <center> Керпе һәм сәламәтлек <center> 2006<center>73 <center> Биби һәм аның әтисе <center> 2006<center>74 <center> Искиткеч шәп әйберем <center> 2006<center>75 <center> Прогресс этәргечеБу сериянең атмасы «Шаркылдыклар. Пин-Код» мультсериалындагы 54-нче серия атамасына тиң. <center> 2006<center>76 <center> Маскарад <center> 2006<center>77 <center> Бойкот <center> 2006<center>78 <center> Биби каникулда <center> 2006<center>79-80 <center> Галәм сәяхәте. 1-2-нче эпизодлар <center> 2006<center>81 <center> Ямьсез сынамыш <center> 2006<center>82 <center> Шәхси тормыш <center> 2007<center>83 <center> Хатлардагы роман <center> 2007<center>84 <center> Кар бар, чыршы юк <center> 2007<center>85 <center> Аның исеме Нюша иде <center> 2007<center>86 <center> Томанлыктагы Керпе <center> 2007<center>87 <center> Бикләнеп <center> 2007<center>88 <center> Язмыш юллары <center> 2007<center>89 <center> Трюфель гөмбәсе <center> 2007<center>90 <center> Тормышчан <center> 2007<center>91 <center> Исемсез <center> 2007<center>92 <center> Теләкләр кая алып китә <center> 2007<center>93 <center> Җир кырые <center> 2007<center>94 <center> Уңайсызлык вакыты <center> 2007<center>95 <center> Кулинария <center> 2007<center>96 <center> Гудини сере <center> 2007<center>97 <center> Күңелсезлек бүлмәсе <center> 2007<center>98 <center> Вестибуляр аппарат <center> 2007<center>99 <center> Плутон каһарманы <center> 2007<center>100 <center> Яшәү мәгънәсе <center> 2007<center>101 <center> Чын кыйммәтләр <center> 2007<center>102 <center> Бәхетаткыч <center> 2007<center>103 <center> Лабиринт <center> 2007<center>104 <center> Дуслар нигә кирәк? <center> 2007