Зәйтүн мае — Европа зәйтүне (Olea europaea) җимешләреннән чыгарыла торган үсемлек мае.

Майлар-әчелекләр төзелеше буенча зәйтүн мае - майлы әчелекләр триглицеридлары кушылмасы булып тора, олеин әчелеге эфирлары белән бай.

Зәйтүн мае - Италия, Испания, Грецияның милли ризыгы, Урта диңгез диетасына керә.

Борынгы заманнардан ук ягулык чыганагы булып, чиркәү, мәчетләрне яктырту, шулай ук христиан һәм яһүд дине йолаларын үткәрү өчен (елей төрендә) кулланыла.

Тасвир

Зәйтүн мае көрән-сары төсле, күксегән тәм килә, эрү температурасы +7 +10 °C.

Зәйтүн Урта диңгез төньяк-көнчыгыш буйларында, шул исәптән Кече Азиядә үсә.

Критта табылган зәйтүн мае өчен иң борынгы чүлмәкләр БЭК 4 меңьеллыкка карый.

Төзелеш

Зәйтүн мае холестеринны киметүче файдалы туендырылмаган майлы әчелекләр белән бай (олеин майлы әчелеге).

МайМоно-туендырылмаган майлы әчелекләр(файдалы)Поли-туендырылмаган майлы әчелекләр (иң файдалы)Туендырылган майлы әчелекләр(зыян китерә ала)Холестерин, мг Пальма мае 401050 0Җир чикләвеге мае394219 0Зәйтүн мае751015 0Кукуруз мае305416 0 мае256915 0Көнбагыш мае137710 0 мае5194 0Атланмай21351 215

Шулай ук зәйтүн маенда Е, А, К витаминнары бар, линол әчелеге күрү сәләтен яхшырта.

Ләкин көнбагыш маенда Е витамины зәйтүн маена караганда күберәк бар, чагыштыру өчен: Зәйтүн маенда 12 мг Көнбагыш маенда 40-60 мг

Ике төр майда күп F витамины бар.

Тазартылмаган (рафинадланмаган) зәйтүн мае шактый файдалырак була.

Җитештерүчеләр 2010 елда зәйтүн мае 40%ы Испаниядә җитештерелгән, күбесенчә көньяктагы Әндәлүс вилаятендә. ИлҖитештерү(2005Статистика на сайте ООН)Кулланылыш (2005)Бер кешегә уртача еллык кулланылышы (кг)Испания36 %20 %13,62Италия25 %30 %12,35Греция18 %9 %23,7Төркия5 %2 %1,2Сүрия4 %3 %6Тунис8 %2 %9,1Марокко3 %2 %1,8Португалия1 %2 %7,1АКШ8 %0,56Франция4 %1,34

Файдасы

Зәйтүн маенда моно-туендырылмаган майлы әчелекләр күп, күп күләмдә олеин әчелеге барлыгы билгеле. Әлеге матдәләр "начар" холестерин дәрәҗәсен киметә, моның нәтиҗәсе булып йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы да азая.

Ләкин зәйтүн маена караганда җитен маенда омега-3-туендырылмаган майлы әчелекләре, ә көнбагыш маенда исә Е витамины күберәк.

Сылтамалар Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит330 http://zdravotvet.ru/polza-i-vred-olivkovogo-masla-kak-vybrat-xoroshee-maslo/ http://www.inmoment.ru/beauty/health-body/useful-properties-products-o3.html

Төркем:Майлар