Ireland’s Call (Ирландия чакыруы) — Ирландия регби-гэль футболы берлегенең (IRFU Irish Rugby Football Unionhttps://en.wikipedia.org/wiki/Irish_Rugby_Football_Union) үз җыелма такымы үткәргән халыкара уеннар алдыннан гимн буларак башкарыла торган җыры.
Башкару традицияләре
Берлек бу традицияне 1995 елда гадәткә кертте. Җырның көен композитор Фил Култер (Phil Coulter) язган. Соңрак IRFU башлангычын Ирландиянең милли хоккей (hurling), корфбол һәм крикет буенча җыелма такымнары да күтәреп алды.https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%BF%D0%BE%D1%80%D1%82_%D0%B2_%D0%98%D1%80%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D0%B8%D0%B8
Алай гына да түгел: аны хәзер инде бөтен кельт халыкларының һәм диаспораларының да уртак мирасы дип санарга мөмкин. Әйтик, ул Celtic Thunder ирланд-шотланд ансамбленең репертуарында даими урын алып тора.https://www.youtube.com/watch?v=0Ywc3HJaUfIhttps://www.youtube.com/watch?v=gVTdDK8gR1o
Әлеге спорт төрләре буенча Җөмһүрияте үз җыелма такымнарын бәйсезлеккә ирешкәннән соң Ольстерның Бөекбританиядә калган өлеше — Төньяк Ирландия белән бергә туплыйhttps://en.wikipedia.org/wiki/Ireland%27s_Call. Уеннар Ирландия Җөмһүриятендә үткәрелгән очракта, Ireland's call дәүләт гимныннан соң (Amhrán na bhFiann — "Яугирләр җыры") җырланаhttps://www.youtube.com/watch?v=vAtMzIacbMQ. Башка такымнар, халыкара мәйданда бары тик Ирландия Җөмһүрияте данын гына яклаганга күрә, дәүләт гимны белән чикләнәләр.
Ирландия чакыруы
Гадәттә, кушымтасы белән бергә, беренче куплет кына җырлана. Кушымта югарырак тональлектә тагын бер кат башкарыла, азакта аның соңгы юлы кабатлана.
Irelands Call(Irish rugby Anthem)Ireland! Ireland!Come the day and come the hour,Come the power and the glory,We have come to answerOur Country's call,From the four proud provinces of Ireland.Chorus:Ireland, Ireland,Together standing tall,Shoulder to shoulderWe'll answer Ireland's call.Ireland, Ireland,Together standing tall,Shoulder to shoulderWe'll answer Ireland's call,We'll answer Ireland's call.
Ирландия! Ирландия! Килде бу көн, җитте сәгать, Өстәлде көч, иреште дан, Ирландия чакыруын ишетеп, килдек Илнең дүрт горур кыйтгасыннан. Кушымтасы: Ирландия, Ирландия, Бастык без янәшә, Иңгә иң куеп,— Ирландия дәшә, Ирландия дәшә!
Тулы тексты
Ireland! Ireland! Come the day and come the hour, Come the power and the glory, We have come to answer Our country's call From the four proud provinces of Ireland.
Chorus:
Ireland, Ireland Together standing tall Shoulder to shoulder We'll answer Ireland's call
Ireland! Ireland! From the mighty Glens of Antrim, From the rugged hills of Galway, From the walls of Limerick And Dublin Bay, From the four proud provinces of Ireland.
Chorus.
Ireland! Ireland! Hearts of steel And heads unbowing Vowing never to be broken We will fight, until We can fight no more For the four proud provinces of Ireland
Chorus.
Ireland! Ireland! Forever Ireland!
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Төркем:Гимннар Төркем:Ирландия мәдәнияте Төркем:Регби