Александр Леухин, Александр Петр улы Леухин, , (1949 елның 28 августы, Казан, ТАССР) — рәссам, РСФСР (1983) һәм Татарстан АССР рәссамнар берлеге әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 28 августында Казанда туган. Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1968). 1975-1980 елларда ССРБ рәссамнар берлегенең үзәк экперименталь студиясе (Сенеж) үткәргән еллык семинарларда шөгыльләнә.

Иҗаты Казандагы Салих Сәйдәшев музееның экспозициясе (1993) авторларының берсе. Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең түшәмен бизәү эшләре авторы һәм башкаручысы. Әлеге хезмәте өчен беренче мәртәбә 2007 елда (коллектив эчендә) Тукай премиясенә тәкъдим ителә ТР мәдәният министрлыгы сайтында. Зөя () утравы , Иске Татар бистәсен музейга әйләндерү буенча проект авторларының берсеСалих Сәйдәшев музее.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә).

Сылтамалар Александр Леухин турында Артру.инфо

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Салих Сәйдәшев