Тимур Марсель улы Сафин (1992 елның 4 августы, Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — татар спортчысы, рапиралы фехтовальщик, рапирада командалар ярышларында Олимпия чемпионы (2016), ике тапкыр Европаның чемпионы, Олимпия уеннарында (2016) бакыр призёры. 2012 елдан Россия җыелма такымы әгъзасы. Россиянең атказанган спорт остасы.
Биография Тимур Сафин 1992 елның 4 августында Үзбәкстанның Ташкәнт шәһәрендә татар гаиләсендә туа«Не только башкиры, уже и узбеки тянут на себя!»: как у татар «отбирают» чемпионов Рио, соңрак гаиләсе белән Россиягә күченә. Фехтование белән 1998 елда Фәрит Арсланов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлыйТимур Сафин @ bashfencing.ruСафин Тимур Марселевич. Федерация фехтования России. Проверено 29 марта 2019.. Фехтование буенча Россия җыелма командасы әгъзасы (2008), милли (2012). Россия Федерациясенең спорт остасы (2007), фехтование буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы (2012).
19 нчы номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (беренче тренеры — Ф. Я. Арсланов һәм В. В. Нәгыймов); 5 нче номерлы Республика спорт профиле интернат-мәктәбе (тренерлары — Л. Р. Грушина һәм Р. Р. Насыйбуллин).
2014 елда Башкорт физик культура институтын тәмамлыйСафин Тимур Марселевич. Федерация Фехтования Республики Башкортостан. Проверено 29 марта 2019..
Уфа шәһәренең 19 нчы балалар-яшусмерлер спорт мәктәбе клубы, аннары ЦСКА командасы өчен чыгыш ясый.
Спорт казанышлары
Олимпия уеннары 2016 — 1 нче урын (командалы), 3 нче урын (шәхси); Дөнья чемпионаты 2014 — 3 нче урын (шәхси); Дөнья кубогы этабы 2016 (Сан-Хосе) — 1 нче урын (шәхси); Европа чемпионаты 2016 — 1 нче урын (шәхси һәм командалы); Яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге 2012 — 1 нче урын (шәхси), 2 нче урын (командалы); Яшүсмерләр арасында Европа беренчелеге 2012 — 2 нче урын (командалы); Европа чемпионаты 2013 (U23) — 1 нче урын (шәхси һәм командалы); Россия чемпионаты 2014, 2015 — 1 нче урын (шәхси);
Бүләкләр
Дуслык Ордены (2016 елның 25 августы) — Рио-де-Жанейро шәһәрендә (Бразилия) 2016 елгы XXXI Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылыш һәм максатчанлык өченУказ Президента Российской Федерации от 25.08.2016 № 429 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
Искәрмәләр
Сылтамалар Тимур Сафин @ rusfencing.ru
Төркем:Татар спортчылары Төркем:Россиянең халыкара спорт осталары Төркем:Шәхесләр:Башкортстан татарлары Төркем:Россия фехтовальщиклары Төркем:Олимпия чемпионнары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары