Шәүкәт Мирзияев, Шәүкәт Мираман улы Мирзияев (, 1957 елның 24 июле, Үзбәкстан ССР, Җизак өлкәсе) — Үзбәкстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2003—2016 елларда Үзбәкстан премьер-министры. 2016 елның 4 декабрендә Үзбәкстан президенты итеп сайлана.

Тәрҗемәи хәле

1957 елның 24 июлендә Үзбәкстан ССР Җизак өлкәсендә туган. 1981 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Ташкәнт ирригация һәм мелиорация институтын (2004 елдан Ташкәнт ирригация һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру институты, ТИАХМИ) тәмамлаган. Шул ук уку йортында техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы 1974-1981 елларда төрле җир сугару оешмаларында эшли. 1981-1992 елларда ТИАХМИда: кече гыйльми хезмәткәрдән уку-укыту эшләре буенча (беренче) проректор дәрәҗәсенә кадәр үсә. Әлеге уку йортында комсомол, соңрак фирка комитеты сәркатибе булып тора.

Сәяси карьерасы 1990 елда Үзбәкстан ССР югары шурасына, 1994 һәм 1996 елларда беренче һәм икенче чакырылыш Үзбәкстан Гали мәҗлесенә депутат булып сайлана. 1992 елда Ташкәнт шәһәренең Мирза-Олугъбәк районы хакиме итеп билгеләнә. 1996 елдан Җиззәх өлкәсе хакиме. 2001-2003 елларда Сәмәрканд өлкәсе хакиме. 2003 елның декабреннән 2016 елның сентябренә кадәр — Үзбәкстанның премьер-министры, берочтан (2005 елдан) агросәнәгать һәм су хуҗалыгы комплексы җитәкчесе. 2016 елның 8 сентябреннән Үзбәкстан президенты в.б.

2016 елгы сайлаулар 2016 елның 4 декабрендә узган чираттан тыш Үзбәкстан президентын сайлауларда, ҮЛДФ кандидаты буларак, сайлаучыларның 88,61% тавышын җыеп, 3 көндәшен җиңеп, Үзбәкстан президенты итеп сайланаШәүкәт Мирзияев Үзбәкстан президенты итеп сайланды. РБК . 2023 елгы сайлаулар

2023 елның 9 июлендә узган вакытыннан алда сайлауларда Мирзияев беренче турда ук 87% тавыш җыеп, җиңү яулый.

Гаиләсе Әтисе Мираман, табиб-фтизиатр. Чыгышы белән Таҗикстанның Яхтан кышлагыннан. Әнисе, шәфкать туташы, яшьли вафат. Үги әнисе татар милләтеннәнШәүкәт Мирзияевның кече Ватанында. «Азия Плюс», 21.10.2010 . Әтисенең беренче никахыннан туган ике кыз туганы, икенче никахыннан бер кыз һәм бер ир туганы бар. Хатыны Зирагатьхан (Айхан) Һашимова, ире белән бер үк институтны (ТИАХМИ) тәмамлаган. кызлары Шаһназа, Сәйдә, улы Дәүран.

Сылтамалар Тәрҗемәи хәле ҮЛДФ сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Үзбәкстан президентлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Дәүләт башлыклары