Һуманизм, гуманизм ( — «кешелеклелек», humanus — «кешелекле») — кешене, аның иреген, лаеклы тормышка һәм үсешкә хокукын иң югары кыйммәт дип таныган әхлакый һәм фәлсәфи карашлар системасы. Һуманизмның төп идеясе шунда: һәр кеше лаеклы тормышка, иреккә, бәхеткә һәм үз сәләтләрен үстерүгә хокуклы.
Дини тәгълиматлардан аермалы буларак, һуманизм дини кагыйдәләргә түгел, ә кеше акылына, фәнгә, әхлакка һәм гаделлеккә таяна. Һуманистлар кешеләр үз язмышлары өчен үзләре җаваплы һәм, бер-берсе турында кайгыртып, әйләнә-тирәдәгеләрнең хокукларын хөрмәт итеп, дөньяны яхшырак итәргә омтылырга тиеш дип ышаналар. Әлеге дөньяга караш Яңарыш (Ренессанс) чорында ук барлыкка килгән. Шул вакытта фикер ияләре игътибарларын чиркәү тәгълиматларыннан шәхес сәләтләрен һәм әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүгә юнәлтә башлыйлар.
Хәзерге заманда һуманизм кеше хокукларының һәм демократик ирекләрнең нигезе булып тора. Ул тормышның барлык өлкәләрендә дә түземлелеккә, шәфкатьлелеккә һәм шәхес абруен яклауга өнди.
Билгеләмәсе
билгеләмәсе буенча, Һуманизм — гайре табигый көчләргә ышануга таянмыйча, кешенең үз потенциалын ачу һәм инсанияткә күбрәк файда китерү максатында әхлакый тормыш рәвеше алып бару сәләтен һәм бурычын раслаучы прогрессив тормыш позициясе.
Борынгы Рим сәясәтчесе һәм фәлсәфәчесе Цицерон билгеләмәсе буенча, һуманизм ул — кеше сәләтләренең йомшаклык, кешелеклелек белән үрелгән һәм эстетик яктан камил формага ирешкән иң югары мәдәни һәм әхлакый үсеше.
низамнамәсендә китерелгән билгеләмә буенча,
Һуманизм — адәми затларның үз тормышларының мәгънәсен һәм рәвешен билгеләргә хокуклы һәм бурычлы икәнлеген раслаучы демократик, әхлакый тормыш позициясе. Һуманизм кеше мөмкинлекләренә, акылга һәм ирекле эзләнү рухына таянып, кешелеклелеккә һәм башка табигый кыйммәтләргә нигезләнгән әхлак ярдәмендә тагын да һуманлырак җәмгыять төзергә чакыра. Һуманизм теистик түгел һәм реаль дөньяга гайре табигый карашны кабул итми.
Тарихы
Һуманизм тарихы антик дәвердә башлана. Нәкъ шул чорда борынгы грек фәлсәфәчеләре (аерым алганда, Протагор) кешене «барлык нәрсәләрнең үлчәме» дип игълан итә. Әлеге фикер кеше акылы дөньяны мифлар һәм илаһлар ярдәменнән башка да танып белә ала дигән ышаныч тудыра. Ул заман фикер ияләре, шәхес үсешен һәм гражданлык кыйммәтләрен язмышка сукырларча буйсынудан өстен куеп, әхлак, сәясәт һәм риторика кебек фәннәрнең нигезен сала.
Һуманизмның чын чәчәк атуы XIV–XVI гасырларга — Яңарыш (Ренессанс) чорына туры килә. Бу вакытта Ауропада яңадан антик мирас белән кызыксына башлыйлар. һәм кебек Ренессанс һуманистлары, Урта гасырларның кырыс чиркәү тәгълиматларыннан читләшеп, кеше табигатен, сәнгатьне һәм әдәбиятны өйрәнәләр. Алар кешенең ирекле ихтыярга һәм иҗади мөмкинлекләргә ия булуына ышаналар, шулай ук бу сәләтләрне мәгариф һәм үз-үзеңне танып белү аша үстерергә кирәк дип саныйлар.
XVII–XVIII гасырларда, Мәгърифәтчелек чорында, һуманизм сәяси һәм фәнни юнәлеш ала. Вольтер һәм Кант кебек фәлсәфәчеләр барлык кешеләрнең тумыштан ук бертигез булуын һәм аерылгысыз хокукларга ия икәнлеген раслый башлыйлар. Акыл һәм фән җәмгыять тормышын яхшыртуның төп коралы буларак карала. Нәкъ менә шул чорда хәзерге заман дәүләтләренең нигезе булган дини түземлелек, сүз иреге һәм деспотизмга каршы көрәш идеяләре формалаша.
XIX һәм XX йөзләрдә һуманизм бөтендөнья сугышлары һәм диктаторлыклар кебек авыр сынаулар белән очраша. Бу фикер ияләрен кеше гомеренең кыйммәтен яңадан бәяләргә мәҗбүр итә. Әхлакны диннән тулысынча аерган дөньяви һуманизм барлыкка килә; ул кешенең җәмгыять алдындагы шәхси җаваплылыгына басым ясый. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң һуманизм идеяләре, шәхес абруен югары халыкара стандарт буларак беркетеп, БМОның Кеше хокукларының гомуми декларациясе өчен нигез булып хезмәт итте.
Бүгенге көндә һуманизм цифрлы дәвер һәм фәнни-техник алгарыш китергән яңалыкларга яраклаша. Хәзерге һуманистлар экологияне яклый, социаль тигезлек өчен көрәшә һәм технологияләрнең әхлакый чикләре турында бәхәсләшә. Шулай да төп максат үзгәрешсез кала: технологияләр һәм белемнәр һәр кешегә файда китергән, ә аның хокуклары һәм ирекләре һәрвакыт сакланган җәмгыять төзү.
Дөньяның күп кенә илләрендә эшләүче һуманистик оешмалар һәм хәрәкәтләр (IHEU) керә. Аларның эшчәнлекләре программа документларына — декларация, хартия һәм манифестларга нигезләнә. Әлеге документларның иң танылганнары: I Һуманистик манифест (1933); II Һуманистик манифест (1973); Дөньяви һуманизм декларациясе (1980); 2000 елгы һуманистик манифест (1999); Амстердам декларациясе (2002); Һуманизм һәм аның омтылышлары (2003).
Дини һуманизм
Дини һуманизм (, шулай ук либераль-дини һуманизм) — һуманистик этиканы (әхлакны) дини, ләкин теистик булмаган йолалар һәм иҗтимагый эшчәнлек белән берләштерүче агым. Ул кеше ихтыяҗларына, мәнфәгатьләренә һәм сәләтләренә нигезләнә. Үзләрен дини һуманист дип атаучылар дөньяви һуманистлардан нигездә шуның белән аерыла: алар һуманистик тормыш позициясен үз диннәре буларак кабул итәләр һәм үз эшчәнлекләрен дини җәмгыять (конгрегация) моделе буенча оештыралар. Дини һуманизм — теистик булмаган диннең классик мисалы.
XXI гасырда дини һуманистлар, гадәттә, «этик мәдәният» яки «этик һуманизм» төшенчәләре кысаларында берләшә. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Бөекбританиядә этик мәдәният хәрәкәте бик актив була, ләкин 1960 еллардан башлап ул үзенең «дини» үзенчәлекләреннән читләшә. Алар һуманизмны дин буларак түгел, ә әхлак һәм этикага рациональ, дини булмаган караш дип билгели башлыйлар. АКШта этик мәдәният һәм дини һуманизм төркемнәрен башлап җибәрүчеләр булып элеккеге унитариан руханилары тора, алар, Аллага ышанмыйча, француз фәлсәфәчесе Огюст Конт идеяләренә таянып, «дөньяви дин» төзергә омтылган.
Тәнкыйть
Һуманизмны тәнкыйтьләү, гадәттә, дини һәм консерватив карашларга нигезләнә. 1970–80 елларда АКШта Х. Дунканның («Дөньяви һуманизм: Америкадагы иң куркыныч дин»), Д. Эренфельдның («Һуманизмның тәкәбберлеге») һәм Н. Гейслерның хезмәтләре дөнья күрә, аларда авторлар һуманистларны чиктән тыш горурлыкта, масаюда гаепли. XXI гасырда Патрик Бьюкенен «Көнбатышның үлеме» китабында һуманизм — гореф-гадәтләрнең дошманы, чөнки ул үткән буыннарның гаилә кыйммәтләрен җимерә, дип белдерә.
Вәгазьче Т. ЛаХей кебек дин әһелләре заманча мәгарифне «үз-үзеңә артык игътибар итү» өчен тәнкыйтьли. Алар һуманизм җан турында кайгырту һәм котылу идеясен «яхшы халәткә» омтылу, эгоизм белән алыштыра дип саныйлар. Рәсәй фәлсәфәчесе А. Щипков, сәясәт күзлегеннән чыгып, һуманизм тарафдарларын икейөзлелектә гаепли. Аның фикеренчә, кеше хокукларын һәм «цивилизация кыйммәтләрен» яклау сылтавы белән, Көнбатыш илләре башка халыкларның эшләренә тыкшына, бу исә сугышлар һәм хаос китереп чыгара.
Фәлсәфәче Николай Бердяев Аллага инанмыйча яшәү һуманизмны котылгысыз рәвештә үзенең капма-каршысына — антиһуманизмга әйләндерә дип саный. Ул югары рухи башлангычтан баш тарту нацизм яки радикаль коммунизм кебек рәхимсез режимнар тууга китерә, дип раслый; мондый системаларда конкрет кеше милләт яки сыйныф идеяләре хакына корбан ителә. Бердяев фикеренчә, идеяләре барлыкка килгәннән соң, элекке «яхшы» һуманизм мөмкин булмый башлый, чөнки Алласыз кеше ихтыяры я ялган потлар тудыра башлый, я үз-үзен юк итү юлына баса.Николай Бердяев, «Смысл творчества», 1916 . Глава II, Человек. Микроком и макрокосм.
Искәрмәләр
Әдәбият
В. М. Межуев. Гуманизм // Новая философская энциклопедия : в 4 т. / пред. науч.-ред. совета В. С. Стёпин. — 2-е изд., испр. и доп. — М. : Мысль, 2010. — 2816 с.
Корелин М. Гуманизм // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
Немилов А. Н. Эразм Роттердамский и Северное Возрождение // Эразм Роттердамский и его время.- М., 1989.- С. 9-19.