1699 елгы Карловиц солыхы () — 1698-1699 елларда узган Карловиц конгрессы дәвамында имзаланган Госманлы империясе белән «Изге лига» коалициясе илләре (Изге Рим империясе, Венеция республикасы, Речь Посполита, Россия империясе) арасында солых килешүләре.

Тарих 1699 елның гыйнвар азагында Славониянең Карловцы (, хәзерге Сербиянең Сремски-Карловци (en)) бистәсендә кул куела (солых килешүенең исеме әлеге бистә исеме белән аталган). Госманлы империясе белән аерым солых килешүләренә 1699 елның 16 гыйнварында Речь Посполита, 1699 елның 24 гыйнварында Россия империясе, 1699 елның 26 гыйнварында Изге Рим империясе һәм 7 февральдә Венеция республикасы кул куя.

Солых килешүе буенча, Австриягә үзәк Маҗарстан, Трансильвания, Хорватия, Бачка һәм тулысынча диярлек Славония җирләре эләгә. Речь Посполитага Госманлы империясе кул астында булган Украинаның Днепрның уң ярындагы җирләре һәм Подолия (Каменец кирмәне белән) күчеп бетә. Венеция Морея ярымутравын куша, Архипелаг утраулары һәм Далмациянең 6 кирмәне өстеннән хакимлеген саклап кала. Россия империясе 2 елга Госманлы империясе белән үзара сугышмау турында килешү төзи (соңрак, 1700 елда әлеге килешүне ныгытучы Константинополь солыхы төзелә), Азак кирмәне дә анда кала. Габсбурглар гаскәре басып алган Темешвар провинциясе (кирмәннәре белән) Госманлы империясенә кайтарылып бирелә. Молдавиянең поляк гаскәре басып алган 6 шәһәре шулай ук төрек солтанына кире кайтарыла.

Хәтер

Килешү имзаланган чатыр урынында Kapela mira () төзелгән. Чиркәү — чатыр формасында.

Чыганаклар Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 13 (Ка-Ки). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

Әдәбият Ed.G. Noradounghian. Recuell d ́ actes internationaux de ́ l Empire ottoman. Vol. 1. Paris, 1897.

Сылтамалар Солых турында Encyclopædia Britannicaда Солых килешүе тексты

Моны да карагыз Карловиц конгрессы

Төркем:Халыкара килешүләр Төркем:Солыхлар Төркем:Австриянең халыкара килешүләре Төркем:Польшаның халыкара килешүләре Төркем:Госманлы империясенең халыкара килешүләре Төркем:Россия империясенең халыкара килешүләре Төркем:Маҗарстан тарихы Төркем:Италия тарихы Төркем:Украина тарихы Төркем:Балканнар тарихы