Түбән Тәкәнеш — Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы авыл. Географиясе Түбән Тәкәнеш Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 122 чакрым, ә район үзәге Мамадыштан төньяк-көнбатышка таба 33 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 758 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 91,29%, урыслар — 6,07%, башка халыклар — 2,37%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,26%.

Тарих Түбән Тәкәнеш авылы мулласы, 54 яшьлек Сәмигулла Мөхлисовны беренче тапкыр 1930 елның ноябрендә кулга алалар. Аны троцкистлыкта, Төркия шпионы булуда гаеплиләр, әмма ул арада Сәмигулла хәзрәтне тикшерүченең үзен кулга алалар һәм атып үтерәләр. Икенче тапкыр Сәмигулла Мөхлисовны 1931 елның 25 гыйнварында кулга алалар һәм биш көннән, 30 гыйнвар көнне Казанда атып үтерәләр. Сәмигулла хәзрәтне кыйный-кыйный, “Алла юк”, дип әйттерергә тырышалар, әмма ул “Алла бар!” дип кычкырып үлә. Әмма аның үлеме турында гаиләсенә әйтмиләр, Чиләбе өлкәсенә сөрелде, диләр, гаилә бу турыда дөреслекне 1989 елда, Сәмигула Мөхлисов аклангач кына белә. Хәзрәтне атып үтерү белән, аның хатыны Мәстүрә абыстайны, 8 баласы белән бергә, кыш уртасында өйләреннән куып чыгаралар. Мулла өендә милисә бүлеге ачалар, подвалында айныткыч ясыйлар. Кеше мунчасында кыш уздырган мулла гаиләсен җәй көне авылдан куалар, сөргенгә киткәнче кырдагы үз өлешен чәчеп калдырырга боералар. Бөтен мал-мөлкәте, ризыгы талап алынган абыстай, йорт саен йөреп, теләнеп ашлык җыя, аңа һәр өйдә берәр уч орлык бирәләр. Абыстай сөргенгә кырдагы җирен чәчеп китә... Мәстүрә абыстай Магнитогорскида 90 яшенә җитеп үлә, намазын калдырмый, 8 баласын да сөрген шартларында дини итеп тәрбияли. Әлбәттә, бу нәселне дә биредә Магнитканың чуен казаннарына салып кайнаталар, бозлы баракларда катыралар, әмма иманлы нәсел исән кала, хәзер алар Магнитогорскида, Чиләбедә, Казанда, Алабугада, Әлмәттә һәм башка урыннарда мөселман-татар булып яшәп яталар. Мәстүрә абыстайның сөргенгә сөрелгән олы кызы Гайшә әби хәзер үзе туксанның теге ягында, завод территориясендә калган өендә яшәп ята.

Мәдәният Туган якны өйрәнү музее Күренекле шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Васих Заһриев — урман корылышы һәм урман таксациясе өлкәсендәге галим, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.