Алексей Песошин, Алексей Валерий улы Песошин (, 1963 елның 9 декабре, Татарстан АССР, Казан) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның премьер-министры (2017 елның 17 апреленнән). Физика-математика фәннәре кандидаты (1993).
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 9 декабрендә Казанда радиоэлектроника галиме Валерий Андрей улы Песошин Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 гаиләсендә туган. «Инженер-механик» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган (1986), «Численное и численно-экспериментальное исследование тонкостенных конструкций на основе метода конечных элементов» дигән темага физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1993). 11 фәнни хезмәт, 1 уйлап табу авторы.
1986-1995 елларда Казан дәүләт универститетының Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр .
1995-2000 елларда Казан шәһәре Совет районының 79нчы санлы «Жилбытсервис» торак-эксплуатация идарәсендә белгеч, баш инженер урынбасары, идарә башлыгы.
2000-2002 елларда «Казан газ аппаратурасы заводы - Веста» ААҖ баш инженер, директор урынбасары, 2007 елдан генераль директор.
2007 елда «Алтын башак» () ХК ЯАҖ генераль директоры урынбасары — «Идел буе азык-төлек корпорациясе» идарәче компаниясенең ҖЧҖ директоры.
2007-2010 елларда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.
2010 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
2010 ел — 2014 елның гыйнвары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
2014 елның 10 гыйнварыннан Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары.
2017 елның 3 апреленнән Татарстан премьер-министры в.б., 17 апреленнән Татарстан премьер-министры Премьер-министром РТ стал Алексей ПесошинПесошин: Готов приложить все силы для выполнения задач, которые ставит Президент РТ. Татар-информ,17.04.2017.
2020 елның 18 сентябрендә яңа срокка Татарстан премьер-министры вазифасына расланган. Аның намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бертавыштан хуплаганТатарстан мәгариф министрыннан вице-премьер статусы алына. Азатлык радиосы, 18.07.2020.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 ― «Бөтенрусия халык исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале. 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале. 2009 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан). II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале. 2021 ― «РФ оборонасын ныгытуга керткән өлеш өчен» медалеШойгу в Москве вручил медаль Премьер-министру Татарстана Алексею Песошину. Татар-информ, 26.11.2021. 2022 ― Александр Невский ордены Путин Песошинны һәм Метшинны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 8.08.2022 2026 ― III дәрәҗә мөкаддәс ― Казан епархиясенә ярдәм итүенә һәм Казан Богородица монастыренең Изге Николай Мирликийский храмын торгызу буенча хезмәтләренә игътибар итеп Святейший Патриарх Кирилл освятил храм в честь Тульского образа святителя Николая Чудотворца в Казанском Богородицком монастыре. Портал Татарстанской митрополии, 21.07.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар ТР хөкүмәте рәсми сайты
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Физика-математика фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:Инженерлар Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары Төркем:Сергий Радонежский ордены кавалерлары