Габдулла Тукай урамы () — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә үзәктә урнашкан урамнарның берсе. Минзәлә елгасы агымына параллель рәвештә барып, шәһәрне көнбатыштан көнчыгышка кисеп үтә. Чернышевский урамы белән киселештән башлана. Кызыл Армия урамы, Муса Җәлил урамы, Коммунистик урам, Ленин урамы, Октябрь мәйданы, Роза Люксембург урамы, Гурьянов урамы, Карл Либкнехт урамы, Пролетар урамы, Пионер урамы, Комсомол урамы, Карл Маркс тыкрыгы, (Миңнегәрәй) Әхмәтшин урамы, Свердлов урамы, Энтузиастлар урамы белән кисешә. Шәхси йортлар бистәсендә, Минзәлә елгасы (Түбән Кама сусаклагычы) ярына терәлеп туктый. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) хөрмәтенә аталган. Тарих Октябрь инкыйлабына кадәр Габдулла Тукай урамы Телеграф урамы () дип аталган, чөнки биредә Минзәлә шәһәренең телеграфы һәм почтасы урнашкан булган (шәһәр телеграфы һәм почта хәзер дә шунда, Габдулла Тукай урамының Октябрь мәйданы белән кисешкән чатында урнашкан). Телеграф урамы заманында Минзәлә ярминкәсе кибетләре урнашкан шәһәр үзәген шулай ук ярминкәнең бер сәүдә мәйданы булган Ат мәйданы () белән тоташтырган. Ат мәйданы Мещаннар урамы () (хәзерге Пролетар урамы) белән Яңа Торыйсын урамы () (хәзерге Пионер урамы) арасында урнашкан булган. Игътибарга лаек объектлар Изге Николай чиркәве Шәһәр базары «Юбилейный» спорт сарае Муса Җәлил паркы (М. Җәлил һәйкәле белән) Район мәдәният сарае В.И. Ленин һәйкәле Минзәлә районы администрациясе «Минзәлә» газетасы редакциясе элекке Минзәлә ярминкәсенең Ат мәйданы Галерея

Әдәбият А.Г. Бедарева. В названиях улиц — наша история. Мензелинск, 2014. Тышкы сылтамалар Урам панорамасы Искәрмәләр

Төркем:Минзәлә урамнары Төркем:Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган объектлар