Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве () — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан митрополиясе Яр Чаллы (2024 елга кадәр Казан) епархиясе Чулман аръягы благочиние округына караучы дини оешма. Чиркәү җитәкчесе — иерей Алексей Павлов. Адресы - 423700, ТР, Минзәлә, Октябрь урамы, 1нче йорт.
Тарих XIX гасыр башында ук Минзәлә шәһәре зиратында Изге Николай чиркәвенә караучы зур булмаган Элҗен чиркәве () булган. 1840 елларда әлеге чиркәү нигезендә Элҗен пәйгамбәр хатын-кызлар монастыре () оеша. 1886 елда Изге Николай чиркәве акчасына (агачтан) яңа бина корыла, чиркәүнең исеме «Могҗиза тудыручы Казан изге Ана иконасы хөрмәтенә» дип атала.
XX гасырның 30нчы елларында советлар хакимияте тарафыннан Изге Николай чиркәве ябылгач, православие динен тотучылар Казаннан тыш Татарстанда ябылмый калган бердәнбер әлеге чиркәүгә йөри башлый. 1982-1987 елларда ак кирпечтән чиркәүнең яңа бинасы корыла.
Сылтамалар «Православ Чулман арты» сайты Татарстан митрополиясенең мәгълүмати-агарту сайты
Искәрмәләр
Төркем:Минзәлә чиркәүләре Төркем:Яр Чаллы епархиясе чиркәүләре