(, ) — Татарстанның Лениногорск шәһәрендә (1951 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1955 елдан шәһәр) урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты. Нефть тармагында эшләү өчен белгечләр әзерли. Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы. Тарих 1954 елда Лениногорскида Октябрьский шәһәре (БАССР) нефть техникумының (хәзерге С.И. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть көллияте Октябрьский нефть көллияте сайты) кичке уку бүлеге ачыла. 1958 елда Октябрьский нефть техникумының кичке уку бүлеге нигезендә Әлмәттә филиалы булган Лениногорск кичке нефть техникумы оеша. Беренче директоры — Петр Никифор улы Усков. 1966 елдан РСФСР нефть сәнәгате министрлыгы карарыРСФСР нефть сәнәгате министрлыгы карары № 353 01.07.1966 белән көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләре булган Лениногорск нефть техникумы. Азнакай эшчеләр бистәсендә 2нче, Төмән өлкәсе Лянтор шәһәрендә 3нче филиаллары ачыла. Ачылганнан бирле уку йорты Татарстан (башлыча «Татнефть» ААҖ), Башкортстан, Көнбатыш Себер, Ерак Көнчыгыш, якын чит илләрнең нефть тармагында эшләү өчен 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Лениногорск нефть техникумына ТР мәгариф һәм фән мнистрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 225 укучы кабул ителә. Мәгълүмати системалар Электр һәм электромеханик җиһазларны техник файдалану һәм карау Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник файдалану Нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү һәм файдалану Нефть һәм газ скважиналарын бораулау Газ-нефть үткәргечләрен һәм газ-нефть саклагычларын кору һәм файдалану Гамәли геодезия Нефть һәм газ яткылыклары геологиясе һәм разведкасы Табигый байлык чыганакларын эзләү һәм разведкалауның геофизик ысуллары Идарәнең автоматик системалары Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы Шәхесләр Директорлар Михаил Андрей улы Чекмарев Борис Федор улы Черкасов А.К. Зәкиев В.А. Мочкина А.И. Запорожченко 2010 елдан — Игорь Сергей улы Врублевский Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Әдәбият Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Сылтамалар
Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Техникумның рәсми сайты ЛНТ: из вечернего отделения в ресурсный центр. «Известия Татарстана», 02.10.2015 Лениногорский нефтяной. «Элита», 04.03.2010 Поступающим в Лениногорский нефтяной техникум (видео, 2:29) Моны да карагыз
Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Лениногорск уку йортлары