Баулы политехника технткумы, — Татарстанның Баулы шәһәрендә (1950 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1997 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы. Тарих 1963 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы (УМСХ). 1965 елның 1 мартында 14нче санлы Биектау авыл хуҗалыгы училищесы Баулы эшчеләр бистәсенә күчерелә. 1967 елдан 14нче санлы Баулы авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-14). 1984 елдан 82нче санлы Баулы урта һөнәри-техник училищесы (СПТУ-82). 1997 елда 82нче санлы Баулы урта һөнәри-техник училищесы 82нче санлы һөнәри лицей (ПЛ-82) итеп үзгәртелә. 2009 елда ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары № 633 11.09.2009 белән 82нче санлы Баулы һөнәри лицее Баулы аграр көллияте итеп үзгәртелә. 2026 елда аграр көллияте Баулы политехника техникумы итеп үзгәртелә. Белгечлекләр Баулы аграр көллияте — авыл хуҗалыгы җитештерүе, нефть сәнәгате, төзелеш, сәүдә һ.б. хезмәт эшчәнлеге өлкәләре өчен кадрлар әзерли. Укучылар ике баскычлы әзерлек үтә: башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем алу. 2017-2018 уку елына Баулы аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 125 студент кабул ителә. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик, өлкән техник-механик) Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, өлкән технолог) Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче) Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер) Авыл хуҗалыгы җитештерүе электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру) 2016 елның 8 апрелендә бирелгән 8172нче санлы лицензия буенча Шәхесләр Директорлар 1963-???? — ??? ????-???? — Гөләндәм Әсгать кызы Камалиева ????-2017 — Айнур Азат улы Гыймаев 2017–2017 — Эльвира Рев кызы Фәррахова (в.б.) 2017– — Шафиков Венер Лотфуллович Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
Уку йорты ачылганнан бирле Татарстан, күрше Башкортстан, Ырынбур һ.б. өлкәләр өчен 15 меңнән артык белгеч әзерләнгәнОб учреждении. Вконтакте.
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Сылтамалар
Уку йортының «Татарстан республикасы электрон мәгарифе» порталындагы бите Техникумның Вконтактедагы төркеме Я в рабочие пошел...«Элита» (журнал), 30.08.2015 Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1963 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Баулы