Яшел Үзән механика көллияте, «Яшел Үзән механика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы 2018/16 22.09.2016 белән расланган уставы буенча рәсми исеме () — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә (1928 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1932 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.2015 елдан Машина төзелеше юнәлешендәге һөнәри белем бирүнең ресурс үзәгеРесурс үзәге презентациясе. Гамәлгә куючы — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы. Директор (1988 елдан) — Виктор Семен улы Муханов, ТР атказанган укытучысы (2002).
Тарих 1939 елда ССРБ сугыш кораллары халык комиссариаты фәрманыССРБ сугыш кораллары халык комиссариаты фәрманы № 43 21.03.1939 белән Яшел Үзән механика техникумы буларак ачылган. Беренче директоры — К.С. Писарева. Беренче уку елында техникумга 160 студент кабул ителгән.
1965 елда техникумга янкормалары булган ике уку бинасы өстәлә (барысы өч була).
1992 елда РФ сәнәгать министрлыгы фәрманыРФ сәнәгать министрлыгы фәрманы № 51 13.07.1992 белән уку йорты көллият статусы ала.
2002 елда Серго исемендәге заводның (хәзерге POZIS/ПОЗИС компаниясе) матди ярдәме белән яңа уку бинасы төзелә.
2006 елдан федераль, 2012 елдан республика милкендә.
2012 елда көллияткә Яшел Үзән шәһәренең 107нче һөнәри училищесы кушыла. Шәһәрнең урамында көллиятнең тулай торагы бар.
Уку йорты эшләү дәверендә 20 меңнән артык белгеч (механиклар, программалаучылар, автомобильчеләр, икътисадчылар) әзерләгән.
Директорлар 1939-1949 К.С. Писарева; 1949-1965 К.А. Алексеев; 1965-1988 В.Г.Романов; 1988 елдан В.С. Муханов.
Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Яшел Үзән механика көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 300 студент кабул ителә. Аш-су остасы, кондитер (43.01.03 белгечлеге, 9нчы сыйныфтан соң 3 ел 10 ай укыйсы) Судно төзүче- тимер судноларны ремонтлаучы (26.01.01 белгечлеге, 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 6 ай укыйсы) Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (35.01.03 белгечлеге, 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 6 ай укыйсы) системаларында программалаштыру (09.02.03 белгечлеге, 9нчы сыйныфтан соң 3 ел 10 ай укыйсы) Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру (15.02.07 белгечлеге, 9нчы сыйныфтан соң 3 ел 10 ай укыйсы) Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау (23.02.03 белгечлеге, 9нчы сыйныфтан соң 3 ел 10 ай укыйсы) Операция эшчәнлегендә логистика (38.02.03 белгечлеге, 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 10 ай укыйсы) 26.06.2015 бирелгән 6691нче санлы лицензия буенча
Сылтамалар Уку йортының рәсми сайты Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Уку йортының Вконтактедагы төркеме Уку йортының Instagramдагы бите
Моны да карагыз Яшел Үзән механика көллияте турында (видео, 5:04)
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Яшел Үзән уку йортлары