Ринат Закиров (Ринат Зиннур улы Закиров, , ) — җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982), педагогия фәннәре нәмзәте, тарих фәннәре докторы. 1972-1980 елларда БЛКЯБның Татар өлкә кәмититендә, 1980-1988 елларда СБКФнең Татар өлкә кәмититенең агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары. 1988-1991 елларда В.И.Ленин исемендәге Үзәк музейның Казан филиалы директоры, 1991-2017https://www.azatliq.org/a/28861142.html елларда «Казан» директоры. 2002—2020 елларда — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татар конгрессы җитәкчесе вазифасыннан китте. Азатлык радиосы, 25.09.2020. Татарстан Дәүләт шурасының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) «Россия халыклары мирасына керткән хезмәте өчен» медале 2018 — «Дуслык» ордены (Татарстан) — «татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен» Ринат Закировны “Дуслык” ордены белән бүләкләү турында Указ чыкты. Татар-информ, 01.08.2018 Ринат Закировны “Дуслык” ордены белән бүләкләү турында Указ чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы сайты, 01.08.2018.
Гаиләсе Хатыны Рузия Мотыйгуллина, Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты (2001). Кызы Чулпан Закирова, «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Закиров Ринат Зинур улы. Бөтендөнья татар конгрессы сайты
Моны да карагыз
Төркем:Чистай районында туганнар Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Шәхесләр:БТК