Лейтенант Шмидт урамы () – Казанның Вахит районында, элекке Академия бистәсендә урнашкан урам. Чехов урамыннан башланып, Вишневский, Зинин, Ветеринария урамнары белән кисешә һәм Әбҗәлилов урамы белән киселештә тәмамлана. Хәрби диңгезче һәм инкыйлабчы Петр Шмидт (1867-1906) исемен йөртә.
Тарих 1930-елларга кадәр 1 нче Солдат урамы дип аталган.
Шәхесләр Тәслимә Исламшина, социолог. Рәшит Гыймашев, рәссам. Борис Журавлев, химик. Рөстәм Мингалим, язучы.
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Вахит районы урамнары