Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1978 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 285 кеше (1997).Татар энциклопедия сүзлеге
Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең, оешмаларының һәм учреждениеләренең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә, яңа техниканы, хезмәт күрсәтүләрнең яңа төрләрен, хезмәтнең алдынгы алымнарын гамәлгә кертүдә, тармакның матди-техник базасын камилләштерүдә һәм алга таба үстерүдә, торак фондының һәм коммуналь хуҗалык объектларының сакланышын тәэмин итүдә һәм аларны эксплуатацияләүне яхшыртуда, җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүдә, халыкка хезмәт күрсәтү буенча югары культуралылыкны тәэмин итүдә аерым осталык күрсәткән югары квалификацияле хезмәткәрләренә коммуналь хуҗалыкның тотрыклы һәм сыйфатлы эшчәнлеген оештырудагы казанышлары өчен бирелә.Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында Ияләре
Ел Исем туу датасы туу урыны уку йорты медиа үлем датасы Марат Нуриев 1966-05-14 Шәмәк (Апас районы) Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Marat Nuriev
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның мактаулы исемнәре