Руслан Кәрим улы Нигъмәтуллин (1974 елның 7 октябре, ) — Россия һөнәри футболчысы, 2000-еллар башында — Россия милли футбол җыелмасының капкачысы. Россиянең иң яхшы футболчысы һәм спортчысы (2001), Лев Яшин исемендәге «Ел капкачысы» бүләге иясе (2000, 2001).
Тормыш юлы Руслан Нигъмәтуллин 1974 елның 7 октябрендә Казанда туа. Казанның «Ракета» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче («Электрон» командасы). Беренче тренеры — Илдар Ярулла улы Гыйбадуллин.
Яр Чаллы «КАМАЗ» өчен чыгыш ясый (1992—1994). 1993 елның июлендә Баффалодагы җәйге Универсиадада Россия студентлар җыелма командасы составында катнаша«КАМАЗ» на стадионах Америки: Газета «Эхо трибун» (Наб. Челны), № 6, сентябрь 1993. 1995 елда «КАМАЗ»дан, 2000 елга кадәр контракт төзеп, Мәскәү «Спартагы»на күчә. Әмма психологик проблемалар аркасында, үзе әйткәнчә, нигездә урын ала алмаганПахомов Станислав. Руслан Нигматуллин: Я в долгу перед «Спартаком» // Футбол от «СЭ». — 1996. — № 29. — с. 2.. Төп капкачы булмаганга, 1997 елгы сезон тәмамлангач, «Локомотив»ка (Мәскәү) күчә. 1999—2000 елларда чемпионата 939 минут дәвамында туп керттерми, шул рәвешле яңа рекорд куя, рекордлы "коры" серия 17 ел саклана.
«Верона», Италия (2002), «ЦСКА», Мәскәү (2002), «Салернитану», Италия (2003), «Терек», Грозный (2005) клублары өчен уйнаган.
2005 ел ахырында карьерасын тәмамлый. 2,5 ел дәвамында бизнес һәм спорт журналистикасы белән шөгыльләнә.
2008 елның 27 маенда футболга әйләнеп кайту турында игълан итә. Нигъмәтуллин ул вакытта беренче дивизионда уйнаган Ростовның «СКА» командасы белән контракт төзи. 2008 ел сезоны тәмамлангач, «Анжи» белән контрактка кул куяНигматуллин перешёл в «Анжи», тик Дагстан өчен бер матч та уйнамыйча, 2009 елның 20 мартында икенче дивизионда чыгыш ясаучы «Локомотив-2» командасы белән контрактка төзи. 2009 елның 9 июлендә «Локомотив-2» һәм Нигъмәтуллин ике яклы килешү буенча контрактны өзделәр. Соңрак, бер елга контракт төзеп, Исраилның «Маккаби Ахи» клубы өчен уйныйРуслан Нигматуллин: «На пенсию не собираюсь». 2009 елның 11 ноябрендә Руслан Нигъмәтуллин карьерасын тәмамлау турында карар кабул итә.
Музыкаль карьерасы Футбол карьерасын тәмамлагач, Нигъмәтуллин үзе турында музыкант һәм диджей буларак белдерә. Гастроль эшчәнлегендә 8 ел эчендә ул Россия һәм дөнья шәһәрләрендә 400 дән артык чыгыш ясый. Руслан Нигъмәтуллин чыгышлары АКШ, Аурупа, Исраил, Төркия илләрендә уза. Төрле форматтагы һәм масштабтагы чараларда диджей булып эшли, шул исәптән 2014 елда «Открытие Арена» стадионы ачылышында.
2016 елның гыйнварыннан «Звезда» телеканалында «Спорт легендалары» программасын алып бара. 2016 елда «Матч ТВ» телеканалында комментатор була.
2013 елда Нигъмәтуллин Мәскәүдә капкачылар мәктәбен ача. 2020 елның июнендә Липецк шәһәренең «Металлург» футбол клубының спорт директоры итеп билгеләнә.
Шәхси тормыш Өйләнгән. Хатыны — Елена. Ике улы бар: Руслан һәм МарсельРуслан Нигматуллин: «Со своим сыном точно буду работать» // Информационный портал Газета.ру, 2009.
Казанышлар «Спартак» (Мәскәү)
Россия Чемпионы (2): 1996, 1997 Россия чемпионатының бакыр призеры: 1995
«Локомотив» (Мәскәү)
Россия Чемпионы: 2004 Россия Кубогы Иясе (2): 1999/00, 2000/01 Россия чемпионатының көмеш призеры (3): 1999, 2000, 2001 Россия чемпионатының бакыр призеры: 1998
ЦСКА (Мәскәү)
Россия чемпионатының көмеш призеры: 2002
Шәхси
Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (5): № 1 — 2000, 2001; № 2 — 1998, 1999, 2002 «Спорт-Экспресс» бәяләүләре буенча Россия чемпионатының иң яхшы капкачысы (2): 1999 (уртача балл — 5,99), 2001 (уртача балл — 6,17) Россиянең иң яхшы спортчысы: 2001 Лев Яшин исемендәге «Ел капкачысы»: 2000, 2001
Уйнаган клублар (клуб исеме, уйнау еллары, уеннар саны, голлар саны)
Тышкы сылтамалар Руслан Нигъмәтуллин сайты Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Россия футболчылары Төркем:Футбол буенча Россия җыелма командасы уенчылары