Бәки (Олы Кариле) вулысы (, ) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Иске Барыш, Зур Яңасала, Богородски, Сөйки, Никифор һәм Шонгат вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 10181 кеше яшәгән.Списокъ селенiй Казанской губернiи (1908) 1920-елларга кадәр Олы Кариле вулысы дип аталган. 1924 елда Никифор һәм Иске Барыш вулыслары исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Апас, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарына кушыла.
Искәрмәләр
Төркем:Казан губернасы вулыслары