Васильченко урамы, Александр Васильченко урамы () — Казанның Мәскәү районындагы урам, магистраль. Восстание урамы белән киселештә башлана. ТЭЦ урамы белән киселештә тәмамлана. комплексын, , Левченко бистәләрен Казанның Киров районы белән тоташтыра. Советлар Берлеге Каһарманы очучы-сынаучы Александр Васильченко (1911-1960) исемен йөртә.
Тарих Элекке исемнәре урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), 7нче Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).
2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урам исеме Советлар Берлеге Каһарманы, «Пе-2» пике ясаучы очкычларның очучы-сынаучысы, әлеге урамда яшәгән Александр Григорий улы Васильченко (1911-1960) истәлегенә Васильченко урамы итеп үзгәртелгән.
Игътибарга лаек обьектлар Васильченко скверы Урицкий исемендәге парк «Тасма» кино- һәм фотопленка заводы (хәзерге «Химград» технополисы) «Тасма» стадионы «Восстание» тимер юл платформасы Очучы Александр Васильченкога куелган һәйкәл
Галерея
Сылтамалар Улица Васильченко. kznportal.ru, 24.08.2011 Все заведения на улице Васильченко. kazan.zoon.ru
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Мәскәү районы урамнары