Гаяз Исхакый урамы () — Казанның Вахитов районындагы (Иске Татар бистәсе) урам. Рөстәм Яхин урамы белән киселештә башлана. Казанның Үзәк базарына җитеп төгәлләнә. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт урамнары белән кисешә. Татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) исемен йөртә.

Тарих Инкыйлабка кадәр исеме Варлам урамы. Совет чорында Володарский урамының бер өлеше булган Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карарыКазан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005 белән Володарский урамының Сакко һәм Ванцетти (хәзер Рөстәм Яхин) урамыннан башланган өлешенә татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) истәлегенә аның исеме бирелгән.

Игътибарга лаек объектлар 7нче йорт — «Смена» заманча мәдәният үзәге 13нче йорт — Казан төбәк элемтә үзәге 15нче йорт — White Hostel хостелы Үзәк базар (Межлаук урамы) Шәхесләр

Владимир Лушников

Сылтамалар Улица Гаяза Исхаки. kznportal.ru. 31.08.2011 Урам панорамасы

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Вахит районы урамнары Төркем:Гаяз Исхакый хөрмәтенә аталган объектлар