Габдрахман Искәндәрев (Габдрахман Идрис улы Искәндәрев, , — , ) — административ-хуҗалык эшлеклесе. 1914-1917 елларда Алафузов фәбригендә кием кисүче. 1920-1923 елларда ТАССР эчке эшләр халык комиссариатында бүлек башлыгы, шуннан соң Арча (1923-1925) һәм Мамадыш (1926-1928) кантун башкарма кәмитиләре рәисе. 1929-1937 елларда ТАССР игенчелек халык комиссары.
1937 елның 20 августында, «советка каршы пантөрки оешмасы әгъзасы булуда», «корткычлык алып бару»да гаепләнеп, кулга алына. 1938 елның 9 маенда ССРБ югары суды хәрби коллегиясе карарыннан соң, атып үтерелә. 1957 елның июлендә аклана.https://ru.openlist.wiki/Искандеров_Абдрахман_Идрисович_(1898) Моны да карагыз Казанның канлы май 1938 корбаннары
Искәрмәләр