Җиһангир Абызгилдин (Җиһангир Тәлха улы Абызгилдин, , — , ) — мөселман дин эшлеклесе, ахун (1912), Госмания мәдрәсәсе мөдәррисе һәм җитәкчесе (1907-1918) һәм бер үк вакытта Өфәнең 1 нче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы. «Чикерткә», «Яз» һәм «Шура» журналлары белән хезмәттәшлек иткән. Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте казые (1923-1928, 1932-1936), ЭРһСМҮДН Голәмәләр шурасы сәркәтибе (1920-елларда).