Нияз Илдус улы Әкбәрев (, ) — ССРБ һәм Россия футболчысы (ярымсакчы), тренер.
Тормыш юлы Нияз Әкбәров 1969 елның 16 мартында Казан шәһәрендә туа. «Электрон» спорт клубы (тренеры И. Я. Гибадуллин) һәм «Рубин» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренерлары Л. Качалич һәм В. Клещев) тәрбияләнүчесеАкбаров Нияз Ильдусович / fcrubin.ru.
Профессиональ футболчы карьерасын 1987 елда Брежневның «Турбина» клубында башлый. «Рубин» (Казан), ШВСМ-СКА (Куйбышев), «Нива» (Винница), «КАМАЗ» (Яр Чаллы), «Нефтехимик» һәм «Балаково» (Түбән Кама) өчен беренче һәм икенче лигада чыгыш ясаган.
2005—2012 елларда «КАМАЗ» футболчыларын әзерләү үзәге директоры булып эшли. 2012 елның гыйнварыннан — «Рубин» ФК яшь футболчыларны әзерләү үзәге җитәкчесеНияз Акбаров — новый руководитель программы развития молодежного футбола ФК «Рубин». 2012 елның июлендә Йошкар-Ола «Спартагы» баш тренеры була. Александр Ненашкин «Спартак»ны икенче лигага чыгара, әмма аның өчен мәҗбүри «Б» категориясе булмый, кирәкле категорияне алганчы, аның урынын Акбаров ала. «Рубин» (Казан) ФК яшүсмерләр һәм яшьләр командаларының өлкән тренеры булып эшли.
2018 елның маенда «Урал» ФК балалар-яшүсмерләр футболы департаменты башлыгы итеп билгеләнә. 2021 елның февралендә «Химки» ФК академиясе директоры вазифасына билгеләнәНияз Акбаров сменит Александра Ширко на посту директора академии «Химок».
Гаилә Абыйсы — Эдуард футболчы, Нияз белән Винницаның «Нива» клубында уйнаган.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:Россия футболчылары Төркем:Россия тренерлары Төркем:«Рубин» футбол клубы уенчылары