Николай Аржанов (Николай Николай улы Аржанов, , — , ) — Казан авиация заводының очучы-сынаучысы, СССР каһарманы (1957), СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1961). Биография 1913 елның 25 февралендә (10 март) Кострома өлкәсенең хәзерге Кологрив районы Вокшево авылында туган. Милләте - рус. Кологрив комсомол райкомында эшли.

1937 елда Казан авиация институтының самолет төзү факультетын тәмамлый.

1937-1941 елларда 124 нче авиазаводта (Казан) әйдәп баручы инженер, очу-сынау станциясе начальнигы булып эшли.

1941 елдан-22 нче авиазаводның очу-сынау станциясе начальнигы урынбасары (Казан). Самолетта очарга мөстәкыйль рәвештә өйрәнә, һәм тиздән заводның транспорт авиаотрядында оча.

1944-1964 елларда-22 нче Казан авиация заводында очучы-сынаучы. Ззаводта җитештерелгән Ту-4 һәм Ту-16 беренче серияле бомбардировщикларны сыный. Шулай ук түбәндәге серияле бомбардировщикларны : Пе — 2 һәм Ту-4 пешкәкле, Ту-16 һәм Ту-22 реактив, Ту-104 реактив пассажир самолетларын, шулай ук аларның модификацияләрен сыный.

Яңа авиация техникасын сынаганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен очучы-сынаучы Аржанов Николай Николаевичка СССР Югары Советы Президиумының 1957 елның 1 маендагы Указы белән Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә (№ 11137).

Очучылык эшеннән киткәннән соң, Казан авиация заводында инженер булып эшли. Казанда яши.

1976 елның 7 февралендә вафат була. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз" медале (№11137) Ленин Ордены (1957) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1948) Ике Кызыл Йолдыз ордены (1944, 1947) Медальләр СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1961) Хәтер Казанда Арча зиратында җирләнгән. Әдәбият Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382. Симонов А. А. Заслуженные испытатели СССР. — М.: Авиамир, 2009. — С. 26. — 384 с. — ISBN 978-5-904399-05-4. Сылтамалар

Төркем: Ленин ордены кавалерлары Төркем: Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары