Антон Силуанов, Антон Герман улы Силуанов (, 1963 елның 12 апреле, ССРБ, Мәскәү) — РФ дәүләт эшлеклесе, 2011 елдан РФ финанс министры. Икътисад фәннәре докторы. агентлыгы директорлар шурасы рәисе. ВТБ банкы күзәтүчеләр шурасы рәисе.
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 12 апрелендә Мәскәүдә туган. «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Мәскәү финанс институтын (2010 елдан РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты) тәмамлаган (1985). «» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына (1994), соңрак докторлыкка диссертация яклаган. Алман телен камил белә. 1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы 1985-1987 елларда (армиягә киткәнче) РСФСР финанс министрлыгында икътисадчы, өлкән икътисадчы.
1989-1992 елларда РСФСР (1991 елдан РФ) финанс министрлыгында әйдәүче икътисадчы, 1нче категорияле икътисадчы, бүлекчә башлыгы урынбасары, киңәшче.
1992-1997 елларда РФ финанс министрлыгының бюджет белән идарә итү бүлеге башлыгы урынбасары, бюджет департаменты башлыгының урынбасары.
1997-2003 елларда РФ финанс министрлыгының макроикътисад сәясәте һәм банк эшчәнлеге департаменты җитәкчесе.
2003-2011 елларда РФ финанс министры урынбасары.
2011 елның декабреннән РФ финанс министры, РФ Куркынычсызлык Шурасы әгъзасы.
Кертемнәрне страховкалау агентлыгы () директорлар шурасы рәисе. 2017 елның апреленнән ВТБ банкы күзәтүчеләр шурасы рәисе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 1нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале 2011 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2013 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2013 ордены (Якутия) Искәрмәләр
Сылтамалар Силуанов Антон Германович. Сайт Министерства финансов РФ Профиль: Антон Силуанов
Төркем:РФ финанс министрлары Төркем:Икътисад фәннәре докторлары Төркем:РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлаучылар Төркем:Икътисадчылар Төркем:Россия Федерациясе министрлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары