Гизи Байор (, тумыштан Гизелла Бейер (); 1893 елның 18 мае, Будапешт — 1951 елның 12 феврале, Будапешт) — Маҗарстан актрисасы.

Тормыш юлы

Гизи Байор 1893 елның 18 маенда Будапештта дөньяга килә. 1914 елда Будапештта Театр академиясен тәмамлый. Шул ук елда Милли театр сәхнәсендә дебют ясый (маҗар классигы Эде Сиглигетиның «Хатын-кызлар күплеге» комедиясендә эпизодик роль).

Гизи Байорның сәхнәдә зур сәнгатьлелек, иҗади фантазия, янача гәүдәләнү сәләте булган. Актриса маҗар авторлары пьесаларында зур уңыш белән уйный: Марта (Чикиның «Әби»), Аннушка (Геза Гардоньи), Эржебет (Бродиның «Сөт анасы»), Фәрештә (Ференц Мольнарның «Ак болытлар») һәм башка рольләр. 1919 елгы революция вакытында халык тамашачысы алдында чыгыш ясый. Маҗарстанда фашистлар режимы урнашу белән Гизи Байор заманча репертуардан читкә китә һәм классикага мөрәҗәгать итә. Бу чорда уйнаган иң яхшы сәхнә образлары — Шекспир героинялары: Селия («Бу сезгә ничек ошар»), Титания һәм Пук («Җәйге төндә йокы»), Катарина («Кирене буйсындыру»), Миранда («Давыл»), Джульетта («Ромео һәм Джульетта»). Башка рольләре арасында: Керубино (Пьер Бомаршеның «Фигароның өйләнүе»), Гильда (Генрик Ибсенның «Төзүче Сольнес»).

Байор иҗатында яңа күтәрелеш 1945 елдан соң башлана, ул Клеопатраны (Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра»), Диананы (Лопе де Веганың «Печән өстендә эт»), Зилияне (Хельтаиның «Телсез баһадир») уйный. Соңгы елларда Анна Каренина (Лев Толстойның «Анна Каренина») һәм леди Мильфорд (Фридрих Шиллерның «Мәкерлек һәм мәхәббәт») рольләрен уйный.

Мирас Гизи Байор XX нче гасырның иң абруйлы маҗар актрисаларының берсе булып санала. Ул 1925 елда Милли театрның Дан залына урнаштырыла һәм 1948 елда ул беренчеләрдән булып абруйлы Кошут премиясен ала.

Әдәбият

Театральная энциклопедия. Том 1/Глав. ред. С. С. Мокульский — М.: Советская энциклопедия, 1961.- 1214 стб. с илл., 12 л. илл.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Biography of Gizi Bayor on szineszkonyvtar.hu Official site of the Bajor Gizi Actor’s Museum

Hungarian Theater Database

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:Кошут премиясе лауреатлары Төркем:Википедия:Татар телендә имзаланмаган Викимәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр Төркем:Будапештта вафатлар Төркем:1951 елда вафатлар Төркем:12 февраль көнне вафатлар Төркем:Будапештта туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1893 елда туганнар Төркем:19 май көнне туганнар Төркем:Маҗарстан актрисалары