Фатма-ханым Кәминә ( ; 1841, Шуша, Каспий өлкәсе, Россия Империясе — 1898, Шуша, Шуша өлкәсе, Елизаветполь губернасы, Россия Империясе) — XIX гасырның Әеәрбайҗан шагыйре, « Мәҗлиси-фарамушан» әдәби җәмгыяте әгъзасы.

Биографиясе Фатма ханым 1841 елда Шушада туган. Шагыйрәнең әтисе Мирза Бейбаба Фена көньяк Әзербайҗандагы Гәрмәруд авылыннан булган. Аның бабасы егерме яшендә Шушага күченгән һәм Җәфәргулу ханның әтисе Мөхәммәдхәсән хан сараенда балта остасы булып эшли. Шушада белем алган Фатманың әдәбиятка һәм шәхси укуга кызыксынуы анда шигырь язу теләген уята, һәм ул яшь чагында әзербайҗан һәм фарсы телләрендә язылган газәлләре белән Шуша интеллигенциясенең игътибарын җәлеп итә . Яшьлегендә ул Мирза Садиг-бей Солтановка кияүгә чыга, һәм берничә елдан соң ул үлгәннән соң, кабат кияүгә чыкмый. Фатма ханым Кәминә 1898 елда Шушада вафат була .

Иҗаты Фатма ханымның әдәби мирасы тулысынча тупланмаган. Мир Мөхсүн Нәвваб аның якынча дүрт йөз шигыре булуын билгеләп үтә. 1883 елда Кәминә үзенең диванын уку һәм бәяләү өчен бейләргә җибәргән, һәм аны укыганнан соң, Сөләйман бей шагыйрәгә рәхмәтен белдереп газәл яза . Шагыйрәнең шигырьләрендә ирекле һәм бөек мәхәббәт данлана. Бу газәлләр сөйгәненә илтүче юлда мең газаплар кичергән тугры гашыйкның йөрәген сурәтли. Ләкин, аның шигырьләренең гомуми рухы авторның һәрвакыт кайгыга батканлыгын күрсәтә, чөнки ул яшьлекнең иң матур вакытында сөекле ирен югалткан, бу аның тормышында эз калдырган .

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Төрки шагыйрьләр Төркем:Азәрбайҗан телле шагыйрьләр Төркем:1898 елда вафатлар Төркем:Шушада туганнар Төркем:1841 елда туганнар