Тизлеккә сусау Ирекле (ингл. Need for Speed Unbound; ТС Ирекле исеме астында стильләштерелгән; ингл. NFS Unbound) — Критерион Геймз булдырган һәм Электроник Артс чыгарган 2022 елгы санак узыш уены. Ул 2022 елның 2 декабрендә ПлейСтейшн 5, Виндоус һәм Иксбокс Сериес Икс/С өчен чыккан. Амазон Луна порты 2025 елның 12 июнендә чыккан. Уен Тизлеккә сусау сериясенең егерме бишенче өлеше һәм сериянең утыз еллыгы белән бәйле булган Эсселекнең дәвамы. Ул Критерион Геймз (баш студия булган Гост Геймз белән хезмәттәшлектә) тарафыннан Көндәшләр чыгу көненнән соң булдырылган сериядәге беренче уен һәм 2012 елгы Иң эзләнгән чыкканнан соң баш студиясе Критерион Геймз булган франшизадагы беренче уен.
Ирекле сел-шейдинг һәм граффити кебек элементларны башка Тизлеккә сусау уеннарының ышанычлы(реалистик) ысулы белән берләштергән сәнгатьле ысулны тәкъдим итә. Уен уйлап табылган һәм Иллинойстагы Чикагога нигезләнгән Лейкшор-Ситидә урнашкан.
Уен чыккач, аның консольдәге юрамалары уңай күзәтүләр алганнар, ә шәхси санактагы юрамасының күзәтүләре катнаш булганнар. Тәнкыйтьчеләр сәнгатьле ысулын, уен барышын һәм автомобильләрне үзгәртүләрне мактаган вакытта, алар яңалыклар һәм хикәя җитмәвен тәнкыйтьләгәннәр. Ирекле Гост Геймз’ның соңгы уеннары белән чагыштырганда гомумән яхшырак кабул ителүгә карамастан, уенның ваклап сатулары элгәренең ваклап сатулары белән чагыштырганда 64 процентка төшкән.
Искәрмәләр Төркем:2022 елгы санак уеннары Төркем:Критерион Геймз санак уеннары Төркем:Electronic Arts санак уеннары Төркем:Фростбайт двигателен кулланган санак уеннары Төркем:Тизлеккә сусау санак уеннары Төркем:Ачык дөньялы санак уеннары Төркем:PlayStation 5 өчен уеннар Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак узыш уеннары Төркем:Урам узышлары турындагы санак уеннары Төркем:Берләшкән Патшалыкта булдырылган санак уеннары Төркем:Протагонистының җенесен сайларга ирек биргән санак уеннары Төркем:Сел-шейдер анимациясе белән санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Xbox Series X/S өчен уеннар Төркем:Мотоцикллар роле әһәмиятле булган санак уеннары Төркем:Санак узыш уеннары