Туры булмаган чыгымнар () — туры чыгымнардан аермалы буларак, предприятие яки оешма тарафыннан продукт җитештерү (хезмәт күрсәтү, эш башкару) бәясенә турыдан-туры бәйләнмәгән чыгымнар .
Туры булмаган чыгымнар төрле продукция төрләре арасында билгеле бер чыгымнарны бүлү базасы нигезендә пропорциональ рәвештә бүленә. Түбәндәге туры чыгымнар нигез буларак кулланылырга мөмкин: җитештерү эшчеләренең хезмәт хакы, кулланылган материаллар бәясе, башкарылган эш күләме һәм башкалар
Туры булмаган чыгымнарга түбәндәгеләр керә: административ һәм идарә итү чыгымнары, хезмәткәрләрне укыту чыгымнары, җитештерү инфраструктурасындагы чыгымнар, социаль өлкәдәге чыгымнар һәм башкалар
Билгеләмәсе Инглиз теле профессоры Колин Друри фикеренчә, туры булмаган чыгымнар — билгеле бер максатчан чыгымга төгәл һәм уникаль рәвештә бәйләп булмый торган чыгымнарДрури К. Управленческий и производственный учёт. Вводный курс. — М.: Юнити-Дана, 2016. — С. 24. — 735 с. — ISBN 978-5-238-00899-6..
ЗСЭ буенча, туры булмаган чыгымнар — бу берничә төр продукт җитештерү чыгымнары, алар үз бәясенә турыдан-туры түгел, ә билгеле бер коэффициент кулланып исәпләү буенча кертелә.
Җитештерүдә файдаланылучы ресурсларның төренә карап, чыгымнар төрлечә формалаша. Аларны кер юу машиналары ясау предприятиесендә материаллар һәм производство биналары мисалында карыйк. Продукция берәмлеге күбрәк әзерләнгән саен, материал күбрәк тотыла; димәк, материаллар (металл, пластмасса, резина) куллану белән бәйле чыгымнар арта бара. Бер үк вакытта бина һәм цех күләмнәре, җиһазлар саны үзгәрми; димәк, бинаны һәм цехларда урнаштырылган җиһазларны куллану белән бәйле чыгымнар элеккечә үк калырга мөмкин. Производство ресурсларыннан файдаланудагы мондый аерма икътисадчыларны чыгымнарның даими һәм алмашы- нучан төрләрен аерып карарга мәҗбүр итә.
Искәрмәләр