ТулыКуәт 3: Хаос & Җимереклек (ингл. FlatOut 3: Chaos & Destruction) — Тим6 Гейм Студиос булдырган һәм Стрэтеджи Фёрст чыгарган экшн узыш уены. ТулыКуәт сериясенең күпчелек әүвәлге уеннарыннан аермалы буларак, ул Багбир Энтертэйнмент тарафыннан булдырылмаган. Уен бөтен дөньяда 2011 елның 13 декабрендә Виндоус өчен генә чыккан.
ТулыКуәт 3: Хаос & Җимереклек тәнкыйтьчеләрдән үтә тискәре күзәтүләр алган һәм бөтен вакыттагы иң начар уеннар берсе дип саналган.
Уен барышы Уенда 9 уен режимнары бар, шул исәптән Тизлек, Төнге смена, Каскадёр, Юлсызлык, Чакыру, Монстр трак һәм Көрәш аренасы. Уенчылар 20 персонаждан һәм 47 машинадан сайлый алалар. Чакыру режимыннан башка, барлык режимнар онлайн 16 уенчы белән уйнала ала. Кире элемтә перифериясе узыш рульләре белән ярдәм ителә.
Кабул итү Элгәрләреннән аермалы буларак, ТулыКуәт 3 үтә тискәре күзәтүләр алган һәм бөтен вакытта иң начар уеннар берсе дип саналган.
ТулыКуәт 3 Edge уннан бер балл биргән ике уенның берсе (Кабуки сугышчылары (Kabuki Warriors) икенче уен булып тора). Аурогеймер(Eurogamer) шулай ук аңа уннан бер балл биргән һәм уенның барлык якларын тәнкыйтьләгән, бигрәк тә идарә һәм ЯИ. Ул шулай ук ТулыКуәт сериясенең төшүе турында кайгырган һәм шулай әйтеп күзәтүне йомгаклаган: “ТулыКуәт 3 уенын рациональләштерергә тырышып, сез акылдан яза алыр идегез. Ул барлык кимчелекләре үзенчәлекле бер бөеклеккә әйләнгән “Кайнау ноктасы” (инглиз. Boiling Point) уены кебек үк начар түгел. Бу күңелле булмаган һәм үзе кигән исемгә мыскыл булган сүлпән һәм техник яктан компетентсыз ашамлык һәм аның йола торган үзенчәлекләре юк. ТулыКуәт кайчандыр якты яна иде, ләкин хәзер ул тәмамланган - әгәр йөртү җәһәннәме бар икән, бу ул һичшиксез". GameMaster шулай ук аңа уннан бер балл биргән һәм моны дип әйтте: “Кайбер уеннар шулкадәр начар ки, алар яхшы(кимендә көлү өчен). ТулыКуәт 3 бары тик начар". Җимереклек режимын һәм режимнар киң төрлелеген мактагач һәм башка күзәтүләрдә кебек ЯИ’не, идарәне һәм бәрелешләрне начар ачыклауны тәнкыйтьләгәч, GameSpot уенга уннан биш балл биреп, уенга иң югары билге биргән.
Уен Метакритик күзәтүләр агрегаторы буенча уңайсыз күзәтүләр алган. Метакритик ТулыКуәт 3 уенын 2011 елгы уеннар арасыннан иң түбән бәяләр алган уен дип атый.
Искәрмәләр
Төркем:2011 елгы санак уеннары Төркем:ТулыКуәт (санак уеннары сериясе) Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:Санак узыш уеннары Төркем:Стрэтеджи Фёрст санак уеннары Төркем:Тим6 Гейм Студиос санак уеннары Төркем:Нидерландта булдырылган санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Windows өчен генә чыгарылган уеннар