Каплау — астрономик күренеш, аның барышында (билгеле бер ноктадан күзәтүче күзлегеннән караганда) бер күк җисеме икенчесе алдыннан үтеп, аны тулысынча яки өлешчә каплап куя.

Билгеләмә

«Каплау» термины күзәтүчегә якынрак булган объект почмак зурлыгы буенча ерактагы объектка караганда күпкә зуррак булганда кулланыла. Башка очракта «үтү» термины кулланыла. Бу ике тип күренешләр сизигияның күренеп торган чагылышлары булып торалар.

Ай белән каплау Иң еш күзәтелә торган капланулар — йолдызлар һәм планеталарның Ай белән каплануы. Бу вакыйгалар һәвәскәр астрономнар өчен дә, профессионаллар өчен дә кызыклы (күп исәпләүләр капланыу күзәтүләре нәтиҗәләренә нигезләнгән).

Аерым алганда, Ай тотылулар вакытында Ай планеталарны каплап ала. Ләкин мондый туры килү бик сирәк очрый.

Планеталар һәм аларның иярченнәре тарафыннан каплану

Йолдызлар шулай ук планеталар һәм аларның иярченнәре белән дә капланырга мөмкин. Мәсәлән, 1977 елда мондый күренешне күзәтү Уран тирәсендә боҗраларны ачыкларга мөмкинлек бирде. 1988 елларда Плутон тарафыннан йолдызлар каплануын күзәтү, 2002, и 2006 бу кәрлә планета атмосферасын ачыкларга һәм өйрәнергә мөмкинлек бирә. 1980 елның 7 апрелендә Харон тарафыннан йолдыз каплануын күзәтүләр Харонның радиусын хәзерге радиуска якын бәяләргә мөмкинлек бирә: 585—625 км.

Бер планетаның икенчесен каплауы бик сирәк күренеш. Мондый соңгы вакыйга 1818 елның 3 гыйнварында булган, ә киләсесе 2065 елның 22 ноябрендә булачак. Ике очракта да Венера Юпитерны каплай. Әгәр алгы пландагы планета арткы пландагы планетага караганда почмак зурлыгы буенча кечерәк булса, бу вакыйга «үтү» дип атала, ә зуррак булса, «каплау» дип атала. Планеталарның үзара капланулары уртача 33 елга бер тапкыр була. Ләкин кайбер гасырларда (мәсәлән, 20 нче гасырда) берәү дә булмаган, ә 21 нче гасырда 5 каплау булырга тиеш.

Планеталарның каплануының тагын бер махсус очрагы — планета үзенең иярченен каплаганда барлыкка килә. Бу планетаның үзенең дә, иярченнең дә атмосфера катламнарын өйрәнү өчен уңай шартлар тудыра.

Икеләтә каплаулар Иң сирәк очрый торган күренешләрнең берсе — икеләтә каплау — алгы пландагы объект берьюлы арткы пландагы ике яки аннан да күбрәк объектны каплаганда. Мондый каплану соңгы тапкыр 1998 елның 23 апрелендә Олғашыу утрауында күзәтелгән, ул вакытта Ай бер үк вакытта Венера һәм Юпитерны каплаган.

Планеталарның Ай тарафыннан икеләтә каплануыннан тыш, өчләтә капланулар да булырга мөмкин. Планеталарның Ай тарафыннан өчләтә каплануы-бик сирәк очрый торган астрономик вакыйга (дистәләгән мең ел эчендә берничә очрак). Безгә иң якын шундый уникаль вакыйга 8745 елның 3 апрелендә булачак, ул вакытта Ай Меркурий, Венера һәм Юпитерны каплаячак.

Шулай ук карагыз

Астероидлар белән каплану Тотылу

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Страница покрытий Смитоновского Астрофизического центра Взаимные покрытия планет Occultations of planets by other planets Big Occulting Steerable Satellite Moon, planets, asteroid occultations Marco Peuschel. Astronomische Tabellen für den Mond von 2007 bis 2016, Mondphasen, Apsiden, Knotendurchgänge, Maximale und minimale Deklinationswerte und Sternbedeckungen sowie ausführliche Ephemeriden für jeden Tag des Jahres, inkl. Mondauf-und Untergänge und physische Daten. Проверено 9 февраля 2010. www.pierpaoloricci.it/dati/occultazioni pianeti-stelle luminose VERSIONE EN

Төркем:Күк механикасы Төркем:Астрономик күренешләр