Инвестиция компаниясе — коллектив инвестицияләрне гамәлгә ашыручы оешма. Инвестиция компанияләренең төп функцияләре — инвестицияләрне диверсификацияләү һәм инвестиция портфелен идарә итү, алар төрле эмитентларның кыйммәтле кәгазьләрен һәм башка төр акция коралларын үз эченә ала. Шуңа күрә, бу финанс арадашчылары кыйммәтле кәгазьләрне сатып алалар һәм саталар, капиталны перспективалы тармакларга һәм предприятиеләргә яңадан бүләләр.
Инвестиция компанияләре — хосусый инвесторларның акчаларын аларга үзләренең кыйммәтле кәгазьләрен сату юлы белән җыючы финанс-кредит институты. Инвестиция компаниясе акчаны бурычка алучы белән хосусый инвестор арасында, соңгысы мәнфәгатьләрен чагылдырып, арадашчылык итә. Компания җәлеп ителгән акчаларны үз илендә яисә чит илдә предприятиеләр акцияләрен һәм облигацияләрен сатып алу юлы белән урнаштыра. Кыйммәтле кәгазьләрнең күптөрле җыелмасы бу компанияләргә капитал югалту куркынычын киметергә һәм кертемчеләр керемнәренең тотрыклылыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирүе белән мөһим, чөнки кризис яисә финанс тыйгысызлыгы төрле тармакларга төрлечә кагыла.
Инвестиция компанияләре холдинг компанияләре, финанс төркемнәре, финанс компанияләре белән тәкъдим ителә.
Төп капитал структурасына ия булган ябык инвестиция компанияләре һәм акцияләрнең вакытлы чыгарылышы аша капитал структурасын үзгәртә торган ачык инвестиция компанияләре арасында аерма ясала.
Искәрмәләр
Төркем:Юридик шәхесләр