Кара каен гөмбәсе, кыек агач гөмбәсе, чага () - Basidiomycetes төркеменнән, Inonotus ыругына караучы гөмбә төре. Гөмбәнең стериль (уңдырышсыз) формасы (склероций) чага яки каен гөмбәсе дип атала.

Шулай ук бакла исеме дә очрый ала.

Ул еш кына каен агачларында үсә, шуңа күрә ул "кара каен гөмбәсе" дип атала. Сирәк кенә ул башка тере агачларга, мәсәлән, зирек, миләш, бүк, карама, өрәңге һәм әстерхан чикләвегенә зыян китерә.

Үлән чәе ясау өчен кулланыла. Халык медицинасында ул шешкә һәм гастритка каршы чара буларак кулланыла. Ялкынсынуга каршы чара, авыртуны басу һәм тонусны күтәрү үзлекләренә ия, дару чималы буларак әзерләнә (аннан бефунгин даруы ясала).

Чагадагы потенциаль файдалы матдәләрнең берсе - бетулин (бетулин кислотасы), ул җимеш тәнчекләрендә әкренләп туплана. Кытай тикшеренүләре күрсәткәнчә, тагын бер актив компонент инотодиол бар.

Чага белән дәвалану омтылышлары куркыныч, чөнки пациент чын терапиядән баш тартырга һәм авыруны дәвалау мөмкин булмаган дәрәҗәгә кадәр күтәрергә мөмкин.

Атамасы Чага атамасы Коми телендәге "тшак" (гөмбә) сүзеннән килеп чыккан, аннан шулай ук олонецк телендәге "чака" - каендагы үсенте сүзеннән барлыкка килгән .

Тасвирлама

Татарстан территориясенең күп кенә районнарында, ешрак каеннарда, сирәк кенә зирек, өрәңге, корычагач һәм башка яфраклы токымнарда, башлыча, дымлы урыннарда очрый.

Гөмбә, нигездә, карт, әмма һәрвакыт исән агачларны зәгыйфьли. Җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә (кәүсәләрдә юнылган урыннар, кайры ярыклары, кәүсәләрнең кояшта пешүе һәм башка) агачлар кара каен гөмбәсе белән зарарлана һәм кәүсәләрдә ак черек авыруы үсеш ала. Төерләр, гадәттә, черек авыруы киң үсеш алган урында барлыкка килә; акрынлап үсеп, аларның үлчәме зурая (диаметры 50 см га, авырлыгы 3-5 кг га җитәргә мөмкин). Черек авыруы ныграк сузылган очракта, агачның үсүе тоткарлана, сыйфаты югала.

Кыек агач гөмбәсе, кагыйдә буларак, агач корыганнан соң, кара каен гөмбәсеннән капма-каршы яктагы кайры астында формалаша. Түгәрәк, күпчелеге кыек көпшәчекләр белән капланган, кайтарылган читле куе көрән яки коңгырт төстәге калын элпәле. Кайры астыннан чыккан гөмбә споралар бүлеп чыгара Вакин А. Т., Полубояринов О. И., Соловьев В. А. Пороки древесины. — М.: Лесная промышленность, 1980 ..

Искәрмәләр

Әдәбият

ТатарФармакопейная статья ФС.2.5.0103.18. «Чага» // Государственная фармакопея Российской Федерации. XIV издание. Том IV. Чага // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.

Чага и её лечебное применение / Под ред. Булатова П. К., Березиной М. П., Якимова М. А. — Ленинград: Медгиз, 1959. — 333 с. Атлас ареалов и ресурсов лекарственных растений СССР — М., 1980. Гарибова Л. В., Сидорова И. И. Грибы: Справочник. — М., 1997 Энциклопедический словарь лекарственных растений и продуктов животного происхождения / Под ред. Г. П. Яковлева, К. Ф. Блинова. — СПб.: Специальная литература, 1999. Баландайкин М. Э., Змитрович И. В. Чага (Inonotus obliquus f. sterilis) как фармакологически ценное сырье и её ресурсный потенциал — Материали за 11-а международна научна практична конференция, «Бъдещите изследования — 2015». Том 2. Лекарство. Биологии. География и геология. София, 2015. С. 58-59. Balandaykin M. E., Zmitrovich I. V. Review on Chaga medicinal mushroom, Inonotus obliquus (higher basidiomycetes): realm of medicinal applications and approaches on estimating its resource potential — International Journal of Medicinal Mushrooms. 2015. Vol. 17, N 2. P. 95-104. Cui Y., Kim D. S., Park K. C. Antioxidant effects of Inonotus obliquus // J Ethnopharmacol. — 2005. — 96 (1-2). — P. 79—85. — ISSN: 0378-8741

Төркем:ITIS булмаган биология буенча мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча гөмбәләр Төркем:Татарстан табигате Төркем:Гөмбәләр