Рамил Фазлыев, Рамил Радик улы Фазлыев (Рамиль Радикович Фазлиев; 1976 елның 6 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Олы Әтнә) — мәдәният эшлеклесе, 2011 елдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссерыРузилә Мөхәммәтова. Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Әхлаксызлык безнең театрда тыелган». Интертат, 5.09.2020. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2011) һәм сәнгать эшлеклесе (2020).
Тәрҗемәи хәле
1976 елның 6 июлендә Татарстан АССРның Арча (1990 елдан Әтнә) районы Олы Әтнә авылында туганРамиль Фазлиев (Рамил Фазлыев) - режиссёр, театральный деятель, актёр. Кино-Театр.Ру. Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән һәм аны «бухгалтер» белгечлеге буенча тәмамлаган. Әмма сәнгатькә тартылу өстенлек алган: 1994 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык курсына укырга кергән (педагоглары Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев).
Студент чагында ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тормышында актив катнашкан: спектакльләрдә ассистент сыйфатында булышкан һәм ул чакта ук режиссурага сәләтен күрсәткән. Чыгарылыштан соң бер ел режиссер ассистенты булып эшләгән, аннары ГИТИСның (ул вакытта — РАТИ) Мәскәүдәге режиссерлык факультетына укырга кергән (остазы профессор (1934–2022)). ГИТИСта Татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә Д. Аппакова әсәре буенча «Тапкыр егет» исемле диплом алды спектаклен (композитор М. Әхмәтшин), дүртенче курста Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә А. Гыйләҗев әсәре буенча «Яра» исемле диплом спектаклен куйган.
ГИТИСны тәмамлагач (2004)Фазлиев Рамиль Радикович. theatre-museum.ru, Г. Камал исемендәге театрга кайткан, алмаш (икенче) режиссер сыйфатында эшләгән һәм театр репертуарына кергән берничә спектакль куйган, мәсәлән: Т. Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү», И. Зәйниевнең «Мәхәббәт турында сөйләшик».
2008 елда Әтнә драма театрына (ул вакытта әле халык театры) эшкә (Әтнә театрында Т. Миңнуллинның «Мулла»сын куярга) чакырганнар. 2011 елда Әтнә театры профессиональ статус алган (авылда эшләүче бердәнбер профессиональ дәүләт коллективы), һәм Р. Р. Фазлыев аның баш режиссеры булганГАУК РТ «Атнинский татарский государственный драматический театр имени Габдуллы Тукая». mincult.tatarstan.ru. Әтнә театрындагы күренекле эшләре арасында — Х. Вахит әсәре буенча куелган «Җырым табар сине» спектакле (2011), ул театрның аякка басуына багышланган (спектакльне Рөстәм Миңнеханов караган) Радиф Кашапов. «Җырым табар сине»: когда строители поют. «Реальное время», 05.05.2023.
Режиссерлык эше белән беррәттән, педагогик эшчәнлек алып барган: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең театр факультетында, шулай ук Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә укыткан, яшь буында театрга мәхәббәт тәрбияләгән. Куйган спектакльләре «Тапкыр егет» Д. Аппакова «Яра» А. Гыйләҗев «Талак-талак» Х. Вахит «Мәхәббәт турында сөйләшик» И. Зәйниев «Тимер борчак» Р. Бохараев «Алты кызга бер кияү» Т. Миңнуллин «Суган чәчәге» И. Зәйниев «Күк капусы ачылса» Х. Вахит «Мин сине яратам» З. Хәким «Мулла» Т. Миңнуллин «Җырым табар сине» Х. Вахит «Сөясеңме-сөймисеңме» Ф. Бүләков «Җен алыштырган» Т. Миңнуллин «Күбәләкләр утка оча» Р. Сабыр «Кияүләр» Х. Вахит «Урман-club» И. Зәйниев «Язын бозлар акканда» З. Хәким «Адашкан күңел» М. Фәйзи «Серле төн» Р. Сәгъди «Миңлекамал» М. Әмир «Әниемнең ак күлмәге» Ш. ХөсәеновВ Уфе впервые покажут спектакль «Әниемнең ак күлмәге» (Белое платье моей матери) Атнинского драматического театра им.Г.Тукая. bashkortostan.ru, 2.04.2019 һ.б.
Кинематограф Кинорежиссер буларак, Әмир Галиәскаров белән бергә «Мулла» тулы метражлы уен фильмын төшергән (2018). Картина XIV Казан мөселман киносы фестиваленең ике бүләгенә лаек булган: «Кино сәнгатендә кешелеклелек өчен» призы һәм «Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы режиссеры» призы.
Режиссёр 2020 — «Сөмбел»Фильм Сумбуль (2020) – создатели. Кино-Театр.Ру 2018 – «Мулла»Фильм Мулла (2018) – создатели. Кино-Театр.Ру
Актёр 2018 — «Мулла» — Әсфәндияр (төп роль)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дамир Сираҗиев премиясе 2011 — Татарстан Республикасының атказанган артисты 2020 — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рамиль Фазлиев. Мулла. festagent.com
Шәхси тормышы Гаиләле. Кызы музыка училищесында укыганОльга Любимова. Неудобства ради искусства. Режиссер сельского театра - об актерах из народа. АиФ Казань, 12.09.2018. Искәрмәләр
Сылтамалар Фазлиев Рамиль Радикович. slava-dan.tatarstan.ru Рамиль Фазлиев (Рамил Фазлыев) — режиссёр, театральный деятель, актёр. Кино-Театр.Ру
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Татарстан режиссёрлары Төркем:Россия театр режиссёрлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Камал театры режиссёрлары Төркем:Әтнә театры режиссерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре