Вии Ремоут (ингл. Wii Remote; япон. Wiiリモコン; модель номеры: RVL-003; сөйләм телендә Виимоут (ингл. Wiimote) дип кыскара) — Нинтендоның Вии йорт уен консоле өчен төп уен контроллеры.

Вии Вил

Вии Вил (ингл. Wii Wheel; япон. Wiiハンディル яисә Wiiハンドル) аксессуары йөртү уеннарында куллану өчен булдырылган: ул Вии Ремоут урнаша алган руль формасындагы тышча. Ул машина йөртү уеннарын яхшырта, чөнки аның белән Вии Ремоутны сулга һәм уңга авыштыру ярдәмендә руль белән идарә мөмкин.