Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинев (1946 елның 23 апреле, ) — СБКФнең Лениногорск шәһәр комитетының беренче сәркәтибе (1985—1990), «Татнефть»нең генераль директоры (1999—2013), «Ак Барс» хоккей клубы президенты (2004—2016), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (I—IV чакырылышлары). Икътисад фәннәре докторы. Азнакай районының мактаулы гражданы (2001). Тахаутдинов Шафагат Фахразович

Биография Шәфәгать Тәхәветдинов 1946 елның 23 апрелендә Татарстан АССРның Габдрахман авылында туа. «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүнең технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру» белгечлеге буенча Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый.

1965—1978 елларда — Әлмәт бораулау эшләре идарәсенең бораулаучы ярдәмчесе, нефть чыгару буенча оператор, скважиналарны җир асты ремонты остасы, цех башлыгы. 1978 елдан «Җәлилнефть» идарәсе башлыгы, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы. 1985 елдан 1990 елга кадәр — СБКФнең Лениногорск шәһәр комитетының беренче сәркәтибе.

1990 елдан — «Татнефть» АҖ генераль директорының беренче урынбасары — баш инженер. 1995 елда 93 нче округтан I чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Бәйсез кандидат буларак кандидатурасын тәкъдим итә. Дәүләт Советының Икътисадый үсеш һәм реформалар мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.

1997 елның маеннан «Зенит» Банкы Советы әгъзасы. 1999 елның 21 июненнән 2013 елның ноябренә кадәр — «Татнефть» ААҖ генераль директоры. 1999 елның июленнән — «Ак Барс» банкы директорлар советы әгъзасы. 1999 елда — «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖ директорлар советы рәисе, 2000 елда — «РИТЭК» ААҖ директорлар советы әгъзасы. 2000 елның июленнән — «Нижнекамскшин» ААҖ Директорлар советы рәисе.

2000 елда II чакырылыш, ә 2004 елның мартында III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2004—2016 елларда — «Ак Барс» хоккей клубы президенты, Татарстан хоккей федерациясе президенты.

2009 елның мартыннан — IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы. 2014 елның 1 октябреннән депутатлар вәкаләтләре туктатыла.

Бүләкләр

III (2011 елның 28 июле) һәм IV (2006 елның 24 апреле) дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2011 елның 28 июле) — нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен; Почёт ордены (2017 елның 26 гыйнвары) — хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен; Дуслык ордены (1999 елның 22 декабре) — дәүләт алдындагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өченУказ Президента Российской Федерации от 22 декабря 1999 года № 1681 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»; Кызыл Байрак Хезмәт ордены; «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале; «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре (1993 елның 20 августы) — ирешелгән хезмәт уңышлары һәм В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» җитештерү берләшмәсендә күпьеллык хезмәте өчен; Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2006 елның 29 декабре) — Санкт-Петербург шәһәрендә «Сигезлек төркеме» әгъзалары булган дәүләтләр һәм хөкүмәт башлыклары очрашуын әзерләүдә һәм үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены; Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе; Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Татарстанның атказанган нефтьчеләре Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:И.М. Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Төркем:Азнакай районының мактаулы гражданнары